САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Халыкара чәй көне

Һәр елны 15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Дистә елга якын без аны Сарман матбугат үзәгендә дә бәйрәм иттек. Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, без аны оештыра алмадык. Киләчәктә матур очрашулар көтсен, чәйле табын безне тагын да берләштерсен, яшәү көче, ләззәт өстәсен.

“Сарман күчтәнәче” районда гына түгел, бөтен Рәсәйдә, хәтта чит илләрдә дә популярлаша бара.

Кормаш авылында яшәүче Гайнетдиновлар чәй җитештерү белән шөгыльләнәләр. Экологик чиста, натураль продуктның сәламәтлеккә дә шифасы тисен дип тырышалар алар. Гаилә башлыгы белән эш ысуллары, үләннәрне җыю тәртипләре хакында сөйләштек.

- Мөхәммәт Сабурович, чәй җитештерү тарихыгыз нәрсәдән башланды?

- 2016 елны чираттагы ял вакытында өлкән улым белән Кырым ярымутравына бардык. Сәяхәтнең максаты Тын океаны флотында бергә хезмәт иткән дустым белән күрешү иде. Ул Бахчасарай шәһәрендә яши һәм нәкъ менә чәй җитештерү белән шөгыльләнә. Хезмәттәшем миңа чәй продукциясе цехларын күрсәтте, бу процессның ничек башкарылуын тәфсилләп сөйләде. Сәфәрдән кайтуга, без иван чәе һәм төрле исле үләннәр җыя башладык. Шуннан аларны эшкәртеп карадык. Барысы да җайлы гына барды, дип әйтеп булмый: хаталандык да, кимчелекләр дә булды. Бик күп өстәмә әдәбият, төрле китаплар укыдык, мәгълүмат тупладык. Боларның барысы да күп вакытны алды. Бүгенге көндә без җитештерә торган продукция – безнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе, аны күп җирләрдә беләләр һәм яраталар.

«Сарман» газетасының № 49 (13 декабрь 2024 ел) саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев