25 декабрь 2017 яңалыклары

  • 25 декабрь 2017 - 19:00
    Хәерле тыныч төннәр,тәмле төшләр!
    Хәерле кич, дуслар! Кичләрегез җылы, йокыларыгыз татлы булсын. Иртәгә иртәләрне ныклап ял иткән килеш, дәрт-дәрман белән каршылагыз.
    919
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 12:45
    Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте
    22 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Иганәче - авылның күренекле шәхесе Миргаҗиян Таҗиев бу бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итте, бүләкләр әзерләде. Аның иң зур бүләге Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын чакыруы булды. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2018 елның символы - Эт һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар,...
    665
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 11:59
    Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улына мемориаль такта куелды
    24 декабрь көнне Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылында әфганчы Гәрәев Әсгать Ашрап улына мемориаль такта куелды. Тантанага әфганчылар,аларның якыннары, Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Гасанов Дажгын Гаджи улы, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Cәхипова Индира Рәис кызы, Азалак авыл җирлеге җитәкчесе Габдулгазизов Илгизәр...
    2
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 11:53
    "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Әмир
    Җәлилдән Әмир үзенең тугры дусты белән.
    0
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 08:37
    Матбугат үзәгеннән – позитив бүләк
    Бусагада - Яңа ел. Киләсе ел сары Эт елы булчак. Шәрык календаре буенча эт - бик позитив карашлы хайван. Шул рәвешле, яңа елда илебездә тынычлык, бердәмлек хөкем сөрер, дип фаразлана. Бу сәламәтлектә дә, сәясәттә дә, карьера үсешендә дә, шәхси тормышта, хәтта табигатьтә дә чагылыш табачак. Икътисади яктан да тотрыклылык вәгъдә...
    505
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 07:36
    Бүген Казанда балалар өчен Президент чыршысы үтә
    Анда районнан уку алдынгылары, спортта, сәнгатьтә аеруча уңышларга ирешүчеләр һәм опекага алынган гаиләләрдән булган 33 бала катнаша. Фото:https://pixabay.com/ru/photos/
    573
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 07:34
    Үзәк Чыршы янына бәйрәмгә рәхим итегез
    26 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Үзәк ял паркында чыршы бәйрәмен ачу тантанасы була. Рәхим итегез! Күңелле булачак.
    563
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 07:20
    Татар Илегенең җем-җем итә утлары
    Яңа ел бәйрәме төсле утларга, бизәкләргә бай. Районның оешмалары урнашкан биналар, агрофирмалар, авыл җирлекләренең административ биналары территорияләренә, урамнарга төрле әкият геройлары "бәйрәмгә килгәннәр", кардан матур сыннар ясалган, Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Үзәк ял паркында мәһабәт чыршы урнаштырылган, Татар Илеге паркында да бәйрәм рухы хөкем сөрә. Чыршы бизәлгән,...
    642
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 06:13
    Погонлы хезмәткәрләрне бүләкләделәр
    Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә ветераннар һәм вафат хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләрен хөрмәтләү тантанасы узды.Чарадан һәркем канәгать калды.
    543
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 06:07
    Бала катнашында һәлакәт
    19 декабрь көнне 14.40 сәг. Ленин урамында Лада-111930 ны йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозып юлны аркылы чыгып баручы 2006 елгы жәяүле балага бәрелэ. Һәлакәт нәтиҗәсендә бала тән җәрәхәтләре алды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
    616
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 05:55
    Зур Нөркәй урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме уңаеннан конкурслар дәвам итә
    2018 ел кешеләрнең тугры дусты - эт елы. Укучыларыбыз арасында шул уңайдан кул эшләре буенча "Ел символы" конкурсы үткәрелде. Конкурска барлык укучылар да актив катшантылар. 2-3 төрле кул эше алып килүчеләр дә булды. Балалар выставкада бигрәк тә Бурганов Илназның(1 класс), Габерахманова Азалиянең (3 класс), Бурганов Камилнең ( 3 класс), Ахметшина...
    628
    0
    0
  • 25 декабрь 2017 - 05:18
    Сарайлы авылы мәдәният йортында "Хуш киләсең,Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды
    Сарайлы авылы мәдәният йортында укучылар көче белән әзерләнгән "Хуш киләсең,Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә олысы да, кечесе дә тырышып әзерләнгәннәр. Әти-әниләр, кунаклар башлангыч класс укучылырының биюләрен, кызларның матур җырларын алкышларга күмделәр.
    572
    0
    0
Реклама