САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте

22 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Иганәче - авылның күренекле шәхесе Миргаҗиян Таҗиев бу бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итте, бүләкләр әзерләде. Аның иң зур бүләге Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын чакыруы булды. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2018 елның символы - Эт һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар,...

22 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте. Иганәче - авылның күренекле шәхесе Миргаҗиян Таҗиев бу бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итте, бүләкләр әзерләде. Аның иң зур бүләге Әлмәт татар дәүләт драма театры артистларын чакыруы булды. Кыш Бабай белән Кар кызы, 2018 елның символы - Эт һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Балалар да җавапсыз калмадылар - укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга мәктәптән дә бүләкләр тапшырылды.
Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте. Котлау сүзләренә Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев тә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев