САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыс авылы халкы үз язмышына битараф түгел

- Җирлек халкы референдумга бик актив килә. Төшкә кадәр күпчелеге килде. Сораштыруларга караганда, халык уңай фикердә, - ди Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева. Гомуми җыенда Янурыс авылында үзара салым акчасына авыл зиратын әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары, мәдәни чараларны уздыру өчен музыкаль аппаратура алу планлаштырылган иде. Территорияне яшелләндерү, урам...

- Җирлек халкы референдумга бик актив килә. Төшкә кадәр күпчелеге килде. Сораштыруларга караганда, халык уңай фикердә, - ди Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева.

Гомуми җыенда Янурыс авылында үзара салым акчасына авыл зиратын әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары, мәдәни чараларны уздыру өчен музыкаль аппаратура алу планлаштырылган иде. Территорияне яшелләндерү, урам утларын алмаштыру, урам исемнәре, йорт номерлары язылган беркетмә такталар урнаштыруны да җирлек халкы үзара салым акчаларына эшләргә тәкъдим итте. Каташ Каран авылында балалар мәйданчыгы да урнаштырылачак.

- Моннан тыш та эшләр бар. Бүген тормыш иптәшем белән уңай тавыш бирдек. Үзебез яшәгән җирлекнең матурлыгы үзебезгә кирәк бит, - ди Янурыс авыл җирлегеннән Раилә Шәехова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев