24 август 2016 яңалыклары

  • 24 август 2016 - 13:51
    Районда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында мәктәпләр җиһазландырылды
    «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе популярлыгын югалтмый. Быел Әлмәт мәктәбендә, Илгиз Салихов 40000 сумлык ярдәм күрсәтеп, санузел җиһазландырылды. Рөстәм Тахаутдинов («Шешмаойл» җәмгыяте) Җәлилнең беренче санлы мәктәбенә парталар, урындыклар, башка җиһазлар алу өчен 136 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Ләшәү Тамак мәктәбен элекке еларда тәмамлаган Генар Гәрәев, Әзһәр Әхмәтов, Ләззәт Сәхипов, Алмаз...
    608
    0
    0
  • 24 август 2016 - 11:18
    "Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәне Людмила Гыймадиева Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды
    22-24 август көннәрендә Төмән өлкәсендә кабат җитештерү технологларының Бөтенроссия бәйгесе узды. Анда республика бәйгесендә җиңү яулаган «Җәлил» агрофирмасының терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы Людмила Гыймадиева катнашты һәм «Мөгезле эре терлекләрне Харьков алымы буенча каплату» номинациясендә икенче урынны алды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз!
    503
    0
    0
  • 24 август 2016 - 08:28
    Район территориясендә пассажир-бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды
    23 августта район территориясендә пассажир-бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. 17.00 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 47 километрында ГАЗ-330232 автомобиле йөрүчесе, тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршына килүче Mitsubishi автомобиленә бәрелә. Авария нәтиҗәсендә чит ил автомбиоендә булган 2 пассажир (берсе - 2016 елгы бала) һәм машина йөртүче тән җәрәхәтләре...
    647
    0
    0
  • 24 август 2016 - 07:45
    30 августта Сарманда "Бәхет биргән җирем – Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм үтәчәк
    30 августта бассейн янындагы яңа паркта Республика көненә багышланган "Бәхет биргән җирем - Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтәчәк. Программада: 17.00 - бәйрәм концерты; 19.00 - "Казан - Татарстан башкаласы" дигән нәфис фильм; 19.30-22.00 - дискотека. Рәхим итегез! Игътибар! Чара 28 августтан 30 августка күчерелде. Программада сәгатьләр дә күчерелде.
    618
    0
    0
Реклама