Иске Кәшер авылында яшәүче Гүзәлия Фәттахова халык өчен бик кирәкле һәм файдалы киңәш тәкъдим итә.
- Бәрәңге чәчәк аткач, чәчәкләрен җыен, спиртлы төнәтмә ясарга була. Кул-аяк сызлаудан сылар өчен менә дигән дару ул. Ә бәрәңге үзе, чәчәкләрен җыеп алгач, бик эре була, - ди Гүзәлия ханым.