17 февраль 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәйдә "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дигән шигырьләр конкурсы үтте
Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында Муса Җәлилнең 110 еллыгына һәм туган тел көненә багышлап балалар арасында "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дигән шигырьләр конкурсы үтте. Соңыннан балалар татар халык иҗатына караган кызыклы уеннар уйнадылар һәм "Шүрәле" әкиятен карадылар.
-
Саклаубашта волейбол ярышлары үткәреләчәк
21 февральдә Саклаубаш мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы призына ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары уздырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
"Әтием һөнәре". Рантамактан Фарил Мөхәммәтханов
"Безнең гаилә зур: дәү әни, дәү әти, әти, әни, мин һәм энем. Безнең әтиебез Фарил Мөхәммәтханов бар эшкә дә булган кеше. Ул мәктәпне тәмамлагач, Октябрьск шәһәрендә газчы һөнәрен үзләштергән. Аннан соң армиядә Кырымда диңгез флотында хезмәт иткән. 1994 елдан бирле Рангазар, Рантамак, Балтамак авылларында газ караучы булып эшли. Быел аңа...
-
Районда терлекчеләр арасында барган ярышта җиңүчеләр бүләкләнде
Терлекчелектә эшләүчеләр арасында барган ярыш җиңүчеләре Товарлыклы-сөтчелек комплексларында эшләүче савымчылар арасында: Беренче урын - «Сарман» агрофирмасының Кәүҗияк комплексыннан Мелана Мөхәммәтҗанова, икенче урын - «Нөркәй» агрофирмасының Юлтимер комплексыннан Вәсилә Хәертдинова, өченче урын - шул ук комплекстан Гөлсинә Шәйдуллина. Товарлыклы-сөтчелек фермалары савымчылары арасында: Беренче урын - «Җәлил» агрофирмасының Ләшәү Тамак фермасыннан Диана...
-
"Әтием һөнәре". Сарманнан Марат Галиев
Сарманнан Вәгыйз Галиевнең әтисе Марат шофер булып эшли. Улы аңа багышлап шигырь дә язган. "Минем әтием кечкенәдән үк бабам кебек шофер булырга теләгән. Бүгенге көндә ул олы юлларда йөри. Аның эше бик авыр һәм җаваплы булса да, әтием аны бик ярата. Минем дә үскәч әтием кебек шофер буласым килә. Мин...