"Әтием һөнәре". Рантамактан Фарил Мөхәммәтханов

"Безнең гаилә зур: дәү әни, дәү әти, әти, әни, мин һәм энем. Безнең әтиебез Фарил Мөхәммәтханов бар эшкә дә булган кеше. Ул мәктәпне тәмамлагач, Октябрьск шәһәрендә газчы һөнәрен үзләштергән. Аннан соң армиядә Кырымда диңгез флотында хезмәт иткән. 1994 елдан бирле Рангазар, Рантамак, Балтамак авылларында газ караучы булып эшли. Быел аңа...

"Безнең гаилә зур: дәү әни, дәү әти, әти, әни, мин һәм энем. Безнең әтиебез Фарил Мөхәммәтханов бар эшкә дә булган кеше. Ул мәктәпне тәмамлагач, Октябрьск шәһәрендә газчы һөнәрен үзләштергән. Аннан соң армиядә Кырымда диңгез флотында хезмәт иткән. 1994 елдан бирле Рангазар, Рантамак, Балтамак авылларында газ караучы булып эшли. Быел аңа 45 яшь тула. Әниебез Гөләндәм белән әтиебез 13 ел бергә яшиләр. Мин - бишенче сыйныфта, энем Фаил өченче сыйныфта укый. Без әби белән бабайны, әти белән әнине бик яратабыз. Алар да безне ярата", дип язды безгә Рантамактан Айрат Мөхәммәтханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар