28 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сарман районы турында "Муниципалитет" журналында язганнар
Җирле үзидарә җитәкчеләре һәм белгечләре өчен булган "Муниципалитет" Россия журналында Сарман районын да билгеләп үткәннәр. Анда район авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларына башкарылган эшләр һәм шул эшләрне яктырткан "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" турында әйтелгән.
-
"ТАТМЕДИА" АҖ "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлады
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятеннән безгә менә шундый матур маймыллар җибәрделәр. Аларның эчләре дә буш түгел - тәм-томнардан анда ни генә юк! Хөрмәтле җитәкчеләребез! "ТАТМЕДИА" җәмгыятендә эшләүче коллегаларыбыз! Безне сөендергәнегез өчен рәхмәт. Маймыл шук җанвар булгач, Яңа елны каршылау да күңелле үтәр дип ышанып калабыз. Якынлашып килүче Яңа еллар белән Сезне!
-
Сармандагы "Мебель" кибете йортыгызны заманча бизәргә ярдәм итәр
Күпләребез, тормышлар авыр, дип зарланырга яратса да, Аллага шөкер, хәзер кибетләрдә дә, базарларда да җаның теләгән бар нәрсә дә бар. Ризыкның да, киемнең дә төрлесен табарга була. Йорт төзегән кешегә төзелеш материалының да ниндие генә юк икән?! Җиһаз алам, яңартам, дигәннәргә дә сайлау мөмкинлеге күп. Әллә кая читләргә дә йөрисе...
-
Сарманда үзәк чыршыны ачу тантанасы үтте
Бүген район үзәк ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2015 елның нәтиҗәләре белән таныштырды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Аннан соң сүзне Кыш бабай белән Кар кызы алдылар. Алар шулай ук котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр, бүләкләр тараттылар....
-
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр". Яхшыбайдан Камилә Сираева
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" конкурсына Яхшыбай авылыннан Камилә Сираеваның видеоязмасын җибәрделәр. Ул "Салкын саф һава" дип исемләнгән шигырь сөйли.
-
Сарманга ат тройкалары килә башлады
Үзәк чыршыны ачу тантанасы сәгать 10.00 да гына булса да, ат тройкалары үзк ял паркына килә башладылар инде.