Сармандагы "Мебель" кибете йортыгызны заманча бизәргә ярдәм итәр
Күпләребез, тормышлар авыр, дип зарланырга яратса да, Аллага шөкер, хәзер кибетләрдә дә, базарларда да җаның теләгән бар нәрсә дә бар. Ризыкның да, киемнең дә төрлесен табарга була. Йорт төзегән кешегә төзелеш материалының да ниндие генә юк икән?! Җиһаз алам, яңартам, дигәннәргә дә сайлау мөмкинлеге күп. Әллә кая читләргә дә йөрисе...
Күпләребез, тормышлар авыр, дип зарланырга яратса да, Аллага шөкер, хәзер кибетләрдә дә, базарларда да җаның теләгән бар нәрсә дә бар. Ризыкның да, киемнең дә төрлесен табарга була. Йорт төзегән кешегә төзелеш материалының да ниндие генә юк икән?! Җиһаз алам, яңартам, дигәннәргә дә сайлау мөмкинлеге күп. Әллә кая читләргә дә йөрисе түгел хәзер. Үзебезнең Сарманда да әллә нинди заманча, төрле стильдәге җиһазларны сатып алырга, заказга эшләтергә була. Мәсәлән, эшмәкәр Юлия Васильеваның салым инспекциясе бинасында урнашкан "Мебель" салонында нинди генә төрле җиһаз сатылмый. Йомшак мебельдән башлап, диван, карават, кухня почмаклары, өстәл, урындыкларның төрлеләре бар. Йокы, кухня-аш бүлмәләренә, прихожийларга корпуслы мебельләр, офислар өчен җиһазлар, компьютер өстәлләренең төрлесен сайлап алырга була. Оешмалар күчерү юлы белән эшли алса, шәхси затларга килешү нигезендә бүлеп, кичектереп түләү, банклар аша кредитка алу мөмкинлекләре дә бар. Җиһазларны, материалын, төсен үзеңә туры китереп, заказ буенча да эшләтергә була. Кирәк булса, китереп тә бирәләр, урнаштырып та куялар. Авыллар, якын-тирә районнар белән дә эшлиләр.
- Җиһазлар белән тугыз елдан артык сәүдә итәбез. Иптәшем Николай белән, башта кечкенә генә кибет ачып эшли башладык. Аннан киңәеп киттек, монда һәм Җәлил урамындагы 73 йортта урнашкан бинада да сәүдә ноктабыз бар. Менә әле шушы ялларда, төгәлрәге 9 январь көнне, "Идея комфорта" мебель фабрикасы белән берлектә аларның җиһазларын сату буенча вәкиллек (пред-ставительство) ачарга ниятләп торабыз. Бу көнне сатып алучыларга бүләккә шампан шәраблары әзерләдек. Барлык райондашларны да бәйрәмгә көтеп калабыз, - ди Юлия ханым.
Кибетләр сәгать иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр ял көннәрсез эшлиләр. Елдагыча, халык соравы буенча, Яңа ел көнне һәм бәйрәм көннәрендә дә алар ачык булачак.
Мин кибетләр хуҗасы белән сөйләшеп торган арада да, әллә ничә кеше кереп, алып, китерергә заказ биреп китте. Аңлашыла инде, кунак көткән хуҗаның Яңа елны яңа җиһаз белән каршылыйсы килүенә аптырыйсы түгел. Төрле илләрдә бу уңайдан кызыклы гына сынамышлар да бар. Бездә дә халык, төрле юрауларга ышанып, яңа елга яңарып аяк баса. Ә киләсе ел, гомумән, бераз үзенчәлеклерәк ел, чөнки маймыл - затлылыкны ярата торган, капризлы хайван. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, җиһаз алыштырырга уйласагыз, ашыгыгыз, "Мебель" кибетендә сезнең күңелгә ошаган, сыйфаты белән дә, бәясе белән дә туры килгән җиһазлар күп.
P.S. Яңа ел бәйрәме ялларында озак ятып, диваннарыгыз искерә төшсә, бер дә борчылмагыз. Кибеттә йомшак җиһазларга ташламалар булачак.
Форсаттан файдаланып, Юлия ханым райондашларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
- Яшәү дәрте көч һәм
дәрман бирсен,
Үткән чакта тормыш
юлларын.
Саулык, шатлык, ак
бәхетләр белән
Каршылыйк без
Яңа елларны.
Һәркемнең дә уй-хыяллары тормышка ашсын, эшләрендә уңышлар, имин көннәр насыйп булсын, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев