Сарманда үзәк чыршыны ачу тантанасы үтте
Бүген район үзәк ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2015 елның нәтиҗәләре белән таныштырды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Аннан соң сүзне Кыш бабай белән Кар кызы алдылар. Алар шулай ук котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр, бүләкләр тараттылар....
Бүген район үзәк ял паркында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелган халыкны Яңа ел белән тәбрикләде, 2015 елның нәтиҗәләре белән таныштырды, алдынгыларга Мактау кәгазьләре тапшырды. Аннан соң сүзне Кыш бабай белән Кар кызы алдылар. Алар шулай ук котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр, бүләкләр тараттылар. Шулай ук һәрбер агрофирмадан Кыш бабай белән Кар кызы чыгыш ясадылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев