21 декабрь 2015 яңалыклары
-
Районда бассейн булу зур җиңүгә китерде
Муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасы кысаларында узган атна ахырында безнекеләр йөзү, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат буенча ярышларда катнаштылар. Йөзү буенча район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына фотолар кабул итү тәмамланды
Хөрмәтле интернет кулланучылар! "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына фотолар кабул итү тәмамланды. Катнашучылар саны бик күп булды, иртәгә тавыш бирү башланачак.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Гәрәевлар
"Сарманнан Гәрәевлар. Мөхтәр һәм өч дус", дип язып җибәрделәр "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына.
-
Instagram социаль челтәрендә иң популяр фигура – Сарман редакциясенең пингвины
Хәзерге вакытта Instagram социаль челтәре бик популяр. Анда нинди генә фотолар очрамый! Кар сыннары белән фотоларны да куялар. Иң күп фото "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" пингвины белән ясалган.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Рантамактан Гөлфирә апаның оныклары - Венер һәм Лилия Вагаповлар
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына Рантамак авылында яшәүче Гөлфирә апаның оныклары - Венер һәм Лилия Вагаповларның фотоларын алып килделәр.
-
Кар сыннары Иске Минзәләбаш авылында да ясалган
Тагын кардан ясалган сыннар темасына кайтабыз. Иске Минзәләбаш авылында алар фельдшер-акушерлык пункты һәм почта бүлекчәсе территорияләрен бизәп тора.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Илзат Галиев
"Маймыл белән истәлеккә фото конкурсына" Сарманнан Илзат Галиевнең бик кызыклы фотосын җибәрделәр. Ул вакытта Илзатка 1 яшьтә 8 ай булган.
-
Якташыбыз Марат Сәйфулин Ронни Коулмэн белән фотога төшкән
Якташ егетебез Марат Сәйфулинның клипларда төшүе турында без хәбәр иткән идек. Ул бар яктан да өлгер булып чыкты. Марат һөнәри культурачы, "Мистер Олимпия" конкурсында сигез тапкыр җиңүче булган Ронни Коулмэн белән фотога төшкән.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Ильзира Хәмзина
Сарманда яшәүче Ильзира Хәмзина "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына сурәт җибәрде.
-
Сарманнан Айрат Харисов ишегалдын кар сыннары белән бизәгән
Яңа ел алдыннан кар сыннары белән оешма территорияләре генә түгел, кешеләрнең ишегаллары да бизәлә. Сарман авылында яшәүче Айрат Харисов үз ишегалдын менә шулай матурлап куйган.
-
Иске Кәшердә көрәш буенча район беренчелеге үтәчәк
24 декабрьдә Иске Кәшер авылы мәктәбенең спорт залында егетләр арасында көрәш буенча һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча шәхси-команда район беренчелеге үткәреләчәк. Анда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар катнаша алалар. Шуны билгеләп үтик, кызлар арасында мондый ярыш беренче тапкыр уздырыла. Катнашучыларны теркәү һәм...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Дания Сәгъдәтова
Сарман кызы Дания Сәгъдәтова "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына апасы Гүзәлнең фотосын җибәргән иде инде. Хәзер ул анда үзе катнашырга булды.
-
Сарысаз Тәкермәндә кардан сыннар ясалды
Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йорты каршында кардан сыннар ясалды.