Иске Кәшердә көрәш буенча район беренчелеге үтәчәк

24 декабрьдә Иске Кәшер авылы мәктәбенең спорт залында егетләр арасында көрәш буенча һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча шәхси-команда район беренчелеге үткәреләчәк. Анда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар катнаша алалар. Шуны билгеләп үтик, кызлар арасында мондый ярыш беренче тапкыр уздырыла. Катнашучыларны теркәү һәм...

24 декабрьдә Иске Кәшер авылы мәктәбенең спорт залында егетләр арасында көрәш буенча һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча шәхси-команда район беренчелеге үткәреләчәк. Анда 2001 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр, 1998 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар катнаша алалар. Шуны билгеләп үтик, кызлар арасында мондый ярыш беренче тапкыр уздырыла.

Катнашучыларны теркәү һәм аларны үлчәү 8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр булачак. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.

Ярышларның оештыручысы - Нәркиз Мөхәммәтов. Төп хөкемдар Илгиз Галимҗанов булачак.

Егетләр арасында авырлык категорияләре: 23, 28, 33, 38, 45, 55 килограммга кадәр, 55 килограммнан югары.

Кызлар арасында авырлык категорияләре: 40, 50, 60 килограммга кадәр.

1998-2001 елгы спортчылар паспортсыз ярышларга кертелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша