19 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарманда су булмауның сәбәбе нәрсәдә?
Җылылар җиткәч, күпләрне су проблемасы борчый башлый. Чәчәкләргә һәм яшелчә, җиләк-җимешкә су сибәргә, юынырга һәм башка эшләр башкарырга су кирәк... тик ул күп урамнарда юк. Моның сәбәбе нәрсәдә икән? Сезне сораштыруга чакырабыз.
-
Сарманнан Мөхетдиновлар гаиләсе өчен июль – үзенчәлекле ай
Алия Мөхетдинованың туган көне - 19 июльдә, тормыш иптәше Рәмис 16 июльдә туган. Уллары Данис нәкъ Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан - 2013 елның 7 июлендә, Казанда Универсиада ачылган көнне туган. - Гаилә кору, бала табу, яратып һәм яратылып яшәү - зур бәхет, хатын- кыз бәхете шуннан торадыр инде....
-
Конкурста җиңгән гаилә турында язма "Сарман" газетасында бастырылачак
8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан без конкурс игълан иткән идек. Тик әлегә интернет кулланучыларыбыз бик актив түгел. Шуңа күрә, ашыгыгыз - туй көннәрегездә төшкән фотоларыгызның иң уңышлысы дип уйлаганнарын сайлап, үзегез турында бер-ике җөмлә мәгълүмат язып, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына яки редакциягә җибәрегез. Җиңүче...
-
Район укучылары актив ялны яраталар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимиятләре балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен тиешле шартларны тудыруга зур игътибар бирәләр. Республиканың уникаль 30 Президент программаларының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программалар да финанслана. Республикада балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга 1,28 миллиард...