Район укучылары актив ялны яраталар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимиятләре балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен тиешле шартларны тудыруга зур игътибар бирәләр. Республиканың уникаль 30 Президент программаларының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программалар да финанслана. Республикада балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга 1,28 миллиард...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм төбәк хакимиятләре балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын һәм сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен тиешле шартларны тудыруга зур игътибар бирәләр. Республиканың уникаль 30 Президент программаларының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Илдә кризис булуга карамастан, барлык программалар да финанслана. Республикада балаларның ялын һәм мәшгульлеген оештыруга 1,28 миллиард сум акча каралган.
Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе:
- Районда балаларның җәйге ялын, мәшгульлеген, сәламәтләндерү чараларын оештыру өчен ведомствоара комиссия төзелде, балаларның җәйге ялы белән мәшгуль булучылар өчен семинар, укулар үткәрелде.
1 июньнән 22 мәктәптә мәктәп яны лагере оештырылды, һәм аларда 900 бала ял итә. 7 ял һәм хезмәт лагеренда 200 бала чыныгу ала. Кышкы лагерьда 330 баланың ялын оештыру планлаштырылды.
Куркынычлылык төркеменә кертелгән, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләрендә учетта торучы яшүсмерләргә аерым игътибар бирелә. Быел бу категорияләргә кергән һәм авыр гаиләләрдән булган 115 яшүсмернең ялы оештырыла.
Районның сәләтле балалары ел саен профильле сменаларда ял итәләр. "Мирас", "Биосфера", "Орбиталь", "Яшь десантчы", "Агыйдел" һәм башка лагерьларда безнең район балалары да сәламәтлекләрен ныгытачак. Бүгенге көндә 2 бала Кырымда ял итә.
Җәйге каникул көннәрендә балаларның иминлеген тәэмин итү, имгәнүләрне булдырмау максатыннан, 1 июньнән "Имин җәй-2015" операциясе игълан ителде. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Хезмәт һәм ял лагерьларында яшүсмерләргә имин шартлар тудыру максатыннан, хезмәтне саклау буенча укулар үткәрелде, алар бәхетсезлек очракларыннан ирекле рәвештә иминиятләштерелде. Барлык лагерьларда балаларны физик, рухи яктан үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелде һәм үткәрелә. Тарихи урыннарга экскурсияләр оештыру күздә тотыла.
Ләлә Насыйбуллина, "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире:
- Ел башыннан алып бүгенге көнгәчә Азнакай, Чистай, Бөгелмә районнарында урнашкан санаторий һәм лагерьларда аз керемле гаиләләрдән 58 бала сәламәтлекләрен ныгытты һәм ял итте. Июль аеннан халыкны социаль яклау бүлегендә аз керемле гаилә буларак исәптә торучы, бер кешегә керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаилә балалары, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәйге ялларын оештыру күздә тотыла. Бу категорияләргә кергән әти-әниләр белешмәләр өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә алалар: 2-56-70.
Сәгыйть хәзрәт, районның имам-мөхтәсибе:
- Аллаһның рәхмәте белән быел да мәчет каршында "Шифа" тахфиз (Коръән ятлау) лагеры оештырылды. Җөмһүриятебезнең төрле районнарыннан иллегә якын ир балалар җыелды. Лагерь җәй фасылының иң беренче көненнән алып унике көн дәвам итте. Ул инде дүртенче ел махсус - Коръән ятлау юнәлешендә эшләде. Коръән ятлау дәресләре күп үткәрелсә дә, төрле спорт уеннары, викториналар, Сабантуй җирендә шашлык пешерүләр оештырылу һәм белемле, киң мәгълүматлы мөгаллимнәр эшләү сәбәпле, балалар ялыкмадылар һәм көннәрнең ничек үткәннәрен сизми дә калдылар. Лагерьны оештыруда ярдәм иткән җөмһүриятебез мөфтиятенә, район хакимиятенә, укытучы-мөгаллим-нәргә, ашарга пешерүче, җыештыручы апаларга һәм балаларын китергән ата-аналарга Аллаһның бәрәкәте, рәхмәте, иминлеге яуса иде.
Илгизәр Гаделшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе:
- Бүгенге көндә "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган профильле палаткалы лагерьда 25 бала ял итә. "Дружба" лагере 1 июньнән үк балаларга үз ишекләрен ачты. Анда җәй буена әти-әниләре бюджет сферасында хезмәт куючы 100 бала ял итәчәк. Моннан тыш "Татнефть" районга өстәмә 20 путевка бирде. Ә Җәлил санаторий-профилакториенда 20 бала сәламәтлеген ныгытачак. "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган профильле стационар лагерьда ике сменада 80 баланың ял итүе планлаштырылды. Җәлил санаторий-профилакторие базасында оештырылган профильле 4 сменада 100 бала ял итәчәк. "Жемчужина" санаториенда әти-әниләре коммерция оешмаларында, ягъни "Агрокөч төркеме" җәмгыятендә эшләүче 15 бала сәламәтлеген ныгытачак. Лагерьларда ял итү бәясенең 15 процентын гына әти-әниләр түли, калганы - республика бюджетыннан. Ә "Жемчужина"да балалары ял иткән әти-әниләр өчен взносны "Агрокөч төркеме" түли.
Зөлфия Сафина, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:
- Быелгы җәйдә районда үзәк аша 14-18 яшьлек 170 яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Моның өчен республика бюджетыннан - 102 мең, Россия бюджетыннан 114 мең 750 сум акча каралган. Үзәк, оешма түли торган хезмәт хакына өстәп, һәр яшүсмергә 1275 сум исәбеннән матди ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта эшкә 10 яшүсмер урнаштырылды. Алар "Җәлилнефть", Җәлил технологик транспорт идарәләрендә, музыка мәктәбендә, авыл җирлекләрендә, китапханәдә хезмәт куялар. Шуны да әйтәсе килә: эшләргә теләүче укучылар күп, эш урыннары табу авыррак. Шуңа күрә мөмкинлекләре булган оешмалар активрак булсыннар, үсмерләрне җәйгә эшкә алырга тырышсыннар иде.
Балаларның ялы буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәать итәргә мөмкин: 2-51-28.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев