18 май 2015 яңалыклары
-
Районда әҗәтләрне эзләп алу айлыгы башланды
Бүген Пенсия фонды идарәсенең суд приставлары хезмәте белән берлектә күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән иминият взнослары буенча әҗәтләрне эзләп алу айлыгы башланды. Анда "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә рейдка чыктылар.
-
Янурыста партия эчендә алдан тавыш бирү узды
15 май көнне Янурыс авыл җирлегендә партия эчендәге алдан тавыш биру утте. Сайлаучылар 100% катнашты. Шулай ук районнан вәкилләр килде. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Районда наркотикка каршы комиссия утырышы узды
15нче май көнне видеоконференция режимында наркотикка каршы һәм балигъ булмаган балаларны һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре утырышы узды. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Илексаз мәктәбе укучылары гаиләләре турында инша яздылар
15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт...
-
Сарманда Сабантуй көне билгеле булды
Район үзәгендә Сабантуй 7 июнендә узачак. Күтәренке күңел белән бәйрәмдә көтеп калабыз!
-
Авылларда Сабантуй көне билгеле булды
Авылларда Сабантуй 6 июньдә узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
1 июльдән Татарстан Республикасы территориясендә пособиеләр түләү тәртибе узгәрә.
Хезмәткәр элеккегечә эшкә алучыга мөрҗәгать итә, бары тик больничный янына социаль иминият фонды филиалы исеменә язылган гариза өстәлә. Гаризада ул пособиесын нинди тәртиптә, банк счеты аша мы, яисә почта бүлеге аша алырга теләгәнен күрсәтергә тиеш була. Хезммәткәрнең гаризасын эш белән тәэмин итүче оешма биш календарь көн эчендә социаль иминият фонды...
-
Район үзәк ял паркында ремонт эшләре бара
Сарман үзәк ял паркына ремонт эшләре өчен акча бүленеп бирелгән. Хәзерге вакытта анда реконструкция башкарыла, ямьләндерү эшләре бара.
-
Каташ- Каранда волейбол ярышлары узды
Бүген Каташ-Каран мәдәният йортында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Бу зонада Каташ Каран Илексаз мәктәпләре һәм Сарман гимназиясе командалары ярышты. Каташ Каран командасы ярышта җиңеп чыгып , финалга үтте.
-
Иске Кәшер авылында төлкеләр үрчетәләр
Без мондый фикергә шул авылга барганда килдек. Юл буенда безгә берничә ерткыч очрады, кайберләре хәтта гаиләләре белән иделәр. Аларны гел зыянсыз дип тә әйтеп булмый - әнә, Яхшыбайда ерткычлардан берничә хуҗалык зарар күргән.