САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июльдән Татарстан Республикасы территориясендә пособиеләр түләү тәртибе узгәрә.

Хезмәткәр элеккегечә эшкә алучыга мөрҗәгать итә, бары тик больничный янына социаль иминият фонды филиалы исеменә язылган гариза өстәлә. Гаризада ул пособиесын нинди тәртиптә, банк счеты аша мы, яисә почта бүлеге аша алырга теләгәнен күрсәтергә тиеш була. Хезммәткәрнең гаризасын эш белән тәэмин итүче оешма биш календарь көн эчендә социаль иминият фонды...


Хезмәткәр элеккегечә эшкә алучыга мөрҗәгать итә, бары тик больничный янына социаль иминият фонды филиалы исеменә язылган гариза өстәлә. Гаризада ул пособиесын нинди тәртиптә, банк счеты аша мы, яисә почта бүлеге аша алырга теләгәнен күрсәтергә тиеш була. Хезммәткәрнең гаризасын эш белән тәэмин итүче оешма биш календарь көн эчендә социаль иминият фонды филиалына тапшыра. Барлык тапшырылган документлар дөрес тутырылган очракта, филиал ун календарь көн эчендә пособие билгеләү һәм аны хезмәткәрнең гаризада күрсәтелгән ысул белән, почта бүлекчәсе, яисә банк счетына күчерү турында карар кабул итә. Пособиеләрнең күләме дә, исәпләү тәртибе дә үзгәрмәячәк.
Хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүче оешма пособиены хезмәткәрләренә үзе исәпли Һәм күчерә, ә фондка түләнегә тиешле взнос шушы пособиелар исәбенә киметелә, 1 июльдән соң, оешма исәпләнгән взносларны тулысынча фонд исәбенә түләргә тиеш булачак.
Шунысын билгеләп үтәсе килә, түләу тәртибендәге үзгәрешләр бары тик гражданнар хокукын яклауга юнәлтелгән, алар бу очракта пособие алуда эш бирүчегә тыгыз бәйләнмәгән.
Әгәр эш бирүче эшчәнлеген туктатса, хезмәткәр гаризаны һәм пособиега хокукларын раслаучы документларны эш бирүче урнашкан төбәктәге социаль иминият фонды филиалына тапшыра. Документларда хата табылган очракта филиал специалисты хәбәр иткәннән соң, биш календарь көн эчендә, хаталар дөресләнергә тиеш.
Әлеге үзгәрешләр ике төр иминияткә ана булу һәм балалык, производствода зыян күргән очрак һәм профессиональ авырулар иминиятенә дә кагыла.
Яңа түләү тәртибе 2015 елның 1 июленнән 4 төбәктә башлана, шулар арасында Татарстан Республикасы да.

Мәгълүмат сайттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев