САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучылары гаиләләре турында инша яздылар

15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт...

15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлек чыганагы. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы - балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.
Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә рәсемнәр ясатылды, иншалар яздырылды. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Гөләндәм Хәлиуллина

Илексаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гаиләм җиргә нур чәчсен, бары бәхет өләшсен!

Мин, Мөхибуллина Илмира, Илексаз мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыйм. Гөләндәм Гөлүсовна, 15 нче май - Бөтендөнья гаилә көне уңаеннан инша язарга кушкач, башымдагы фикерләремне туплап, озак йөрдем. Әйе, минем өчен иң газиз, иң кадерле, иң- иң кеше - ул минем әтием Илнур һәм әнием - Гөлнара. Әти - әниемә килгәндә, минем өчен, йөрәк парәсе өчен вакытын гына түгел, җанын да җәлләми инде алар.

Шушы җирлектә яшәп, гомер сукмакларын узган чакта әйләнә - тирәне, андагы үзгәрешләрне, анда яшәүче кешеләрне күзәтәсең, һәм сиңа шундый илаһи затлар очрый. Аларның хыяллары бай, тормышта кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып тора. Безнең гаилә менә шундыйлардан.

Әти - әниемнең барлык уңай сыйфатлары яшьлек кайтавазы булып улы Альмир һәм кызы Илмирага күчкән. Сүз бирәбез: без һәрвакыт сезнең горурлыгыгыз булырбыз!

Һәр көн тормыш дисбесен тагын бер көнгә күчереп куя. Әмма ничек кенә булмасын, мин әти - әниемнең йөзенә кызыллык китермәячәкмен! Мин үземнең гаиләмне яратам һәм аның белән горурланам.

Илмира Мөхибуллина

5 нче класс укучысы

Илексаз мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы

Табигатьтә яз... Җиргә яңа сабый туа, тәпи атлап китә. Сабыйны ипи ашатып кына түгел, яшьтән үк тәрбия "ашатып" та үстерәләр. Тәрбия бала тугач та башлана. Димәк, тәрбиянең беренче җимешләре гаиләдә салына. Бала - гаилә җимеше. Кешелек дөньясы кеше дип аталган бөек исемне йөртүче ике җенескә аерылган: хатын-кыз һәм ир-ат. Ә бала исә- гаилә бәхете.

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Белгәнебезчә, гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Минем дә иң олы таянычым, иң ышанычлы сыеныр урыным - минем гаиләм. Безнең гаилә бик зур. Әтием - Марат, әнием - Лилия, олы абыем - Ринат, кече абыем - Фәрит, игезәкләр - мин һәм Азалия, киленебез Рәилә һәм кечкенә энебез Ранэль. Без бер -беребезне яратабыз, бер -берсе турында кайгыртучанлык күрсәтәбез. Шунысы куандыра: әти - әнием дә, абыем Ринат белән Рәилә апабыз да пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер -берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче,канатлары кайрылса да, үз парларына тугрылыклы булып калучы , тормыш утын сүндермичә яшәүче гаилә. Алар - безгә үрнәк.

Айрат Шакиров

5 нче класс укучысы

Илексаз мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы

Минем сезгә үземнең гаиләм турында язасым килә. Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием, әнием, мин һәм сеңлем Әдилә. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Әтиемнең үз бизнесы бар. Шуңа ул әнием белән эшләрне уртак башкара. Алар һәрчак үзара сөйләшәләр, киңәшләшәләр, фикерләшәләр. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Әнием тәмле итеп ашлар пешерә. Аның ашларыннан һәркем телен йота. Төп эшем уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләр белән мин һәрчак аңа ярдәм итәм, сеңлемне карашам.
Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын теләп яшим.

Диләрә Сәфиуллина

5 нче класс укучысы

Илексаз мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев