23 апрель 2015 яңалыклары

  • 23 апрель 2015 - 13:15
    Районда зона семинар-киңәшмәсе үтте
    Бүген районда «Нөркәй» агрофирмасы базасында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терлекләрне җәйге асрауга күчү һәм терлекчелектә беренче квартал нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Сарман, Зәй, Актаныш, Мөслим, Тукай, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарының баш ветеринария табиблары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары,...
    1352
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 12:52
    Үзенә эшләүче сарманлыларның пенсия күләме үзләреннән тора
    Сарман Пенсия фонды искәртә: әгәр гражданин ялланып эшләмичә генә үзенә эшли икән, ул вакытта аның булачак пенсия күләме дә үзеннән тора. Үз-үзләренә эшләүче гражданнар мәҗбүри иминият взносларын үзләре өчен үзләре түли. Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хужалыклары башлыклары, аларның членнары, адвокатлар, нотариус һәм башка шәхси эш белэн шөгыльләнүчеләр пенсия һәм медицина...
    1386
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 10:40
    Өчөйле Саклауда мәдәни чаралар даими үткәрелә
    Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңае белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә "Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!" дигән күргәзмә оештырылды, 7 нче сыйныф укучыларына шагыйрьнең китапларына күзәтү ясалды. Шулай ук авылда өлкән буын, хезмәт ветераннары катнашында "Картаймагыз әле, ветераннар" дигән исемдә хәйрия концерты булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы...
    1327
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 08:10
    Районда "Язгы игелек атнасы" дәвам итә
    Районда "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар дәвам итә. Ул авыл җирлекләрендә дә бара. 22 нче апрельдә "Георгий лентасы" көне билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу язмасы күрсәтелде. Бу видеоязмада чыгыш ясаган ветераннар турында мәктәп директоры Фаяз Хәбибуллин сөйләде....
    1213
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 07:15
    Яр Чаллыда яңа төр алдау юлы уйлап тапканнар
    Яр Чаллы шәһәрендә ике ир-ат яңа төрле алдау юлы уйлап тапканнар. Алар электрон терминалларда кәрәзле телефоннарына зур күләмдә акча салып, махсус җайланма ярдәмендә акчаларны урлый торган булганнар. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Мәгълүмат сайттан алынды. Фото - www.artlebedev.ru сайтыннан.
    1786
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 06:04
    Район игенчеләре чәчүгә чыктылар
    Кичә район игенчеләре чәчүгә чыктылар. Бу көнне "Җәлил", "Сарман", "Нөркәй" агрофирмалары басуларында ун агрегат эшләде. Тулырак язманы газетабызның 24 апрель саныннан укыгыз.
    1253
    0
    0
  • 23 апрель 2015 - 05:15
    Ләшәү Тамак мәктәбендә Халыкара Җир көне билгеләп үтелде
    22 нче апрель көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Җир көне билгеләп үтелде. Укучылар бу көннең барлыкка килү тарихы, Россиядә бу көнне билгеләп үтү үзенчәлекләре, бу көнне барлык илләрдә 1 минут дәвамында дуслык һәм тынычлык кыңгыравы чыңлавы, икенче төрле аның "Чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме" дип...
    1208
    0
    0
Реклама