15 апрель 2015 яңалыклары

  • 15 апрель 2015 - 13:29
    Җәлил йөзүчеләре Әлмәттән призлы урыннар алып кайттылар
    27 мартта Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган йөзү буенча Ачык беренчелек үтте. Җәлил бистәсен "Батыр" комплексында шөгыльләнүче беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдир иттеләр. 100 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә 2005 елгы егетләр арасында Илназ Бәхтегәрәев икенче урынны яулады, шул ук яшь төркемендә 100 метрга...
    548
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 11:12
    Сарманда Җиңү көненә әзерлек башланды
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да күп калмады инде. Димәк, Парадның репетицияләре башланыр вакыт җитте. Бүген район үзәгенең Ленин урамында аграр көллият студентлары атлыйлар.
    532
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 10:49
    Районда атна шәхесе – Олег Горбунов
    Олег Горбунов Аның юга­ры һө­нә­ри ос­та­лы­гы, эш сө­ю­чән­ле­ге, мак­сат­чан­лы­гы кол­лек­тив­ның юга­ры хез­мәт уңыш­ла­ры­на ире­шү­е­нә ки­те­рә, ди­ләр Әл­мәт пас­са­жир­лар ав­тот­ранс­пор­ты бер­ләш­мә­се­нең 2нче сан­лы Җә­лил фи­ли­а­лы ди­рек­то­ры Олег Гор­бу­нов ха­кын­да. Би­ре­гә эш­кә ул 1988 ел­да ки­лә һәм ин­де 1990 ел­дан фи­ли­ал­ны җи­тәк­ли. Аның җи­тәк­че­ле­ген­дә кол­лек­тив пас­са­жир­лар йөр­тү һәм ке­рем алу план­на­рын арт­ты­рып...
    1245
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 09:50
    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә түгәрәк өстәл оештырылды
    Бүген Сарман редакциясендә район "Благоустройство" җәмгыяте генераль директоры Наил Сафин катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Ул район газетасының "Җитәкчегә соравым бар" рубрикасы кысаларындагы сорауларга җавап бирде, проблемаларга тукталды, үзенчәлекләрне аңлатты. Газетабызның алдагы саннарыннан тулырак язманы укый аласыз. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, җитәкчеләр белән мондый түгәрәк өстәлләр алга таба да планлаштырыла.
    537
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 08:39
    Сарман редакциясе хезмәткәрләре өмәдән читтә калмадылар
    Бүген Сарман авыл җирлегендәге оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре участок территорияләрен җыештыру буенча өмәгә чыктылар. Бу чарадан "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә читтә калмадылар, чүпләрне, яфракларны җыйдылар, эреп бетмәгән карларны тараттылар. Кыскасы, территория "ялт" итеп калды.
    572
    0
    0
  • 15 апрель 2015 - 05:02
    Сарман районы кызлар командасы волейбол ярышларында икенче урын алды
    27-29 март көннәрендә Алексеевски бистәсендә Татарстан Республикасы укучылар спартакиадасы кысаларында 1999 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол ярышларының финал уеннары үтте. Анда үз зона ярышларында җиңгән районнар арасында Сарман районы да катнашты. Үз төркемендә безнең район командасы Мамадыш, Кукмара һәм Буа командаларының һәрберсен 2:0 исәбе белән отты һәм беренче...
    870
    0
    0
Реклама