САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил йөзүчеләре Әлмәттән призлы урыннар алып кайттылар

27 мартта Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган йөзү буенча Ачык беренчелек үтте. Җәлил бистәсен "Батыр" комплексында шөгыльләнүче беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдир иттеләр. 100 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә 2005 елгы егетләр арасында Илназ Бәхтегәрәев икенче урынны яулады, шул ук яшь төркемендә 100 метрга...

27 мартта Әлмәт шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган йөзү буенча Ачык беренчелек үтте. Җәлил бистәсен "Батыр" комплексында шөгыльләнүче беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдир иттеләр.

100 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә 2005 елгы егетләр арасында Илназ Бәхтегәрәев икенче урынны яулады, шул ук яшь төркемендә 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Илнур Салимов шулай ук икенче булды. Әлеге елгы кызлар арасында 100 метрга брасс белән һәм комплекслы йөзүләрдә Анастасия Чекина өченче урыннарны алды.

2006 елгы кызлар арасында 100 метрга аркада йөзүдә Азалия Латифуллина - икенче, Диләрә Хәбибуллина өченче булдылар. 2006 елгы егетләр арасында 100 метрга аркада йөзүдә Марат Яббаров икенче урынга лаек булды. Шул ук яшь төркемендә 100 метрга брасс стиле белән йөзүдә Марсель Сөләйманов һәм 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә Герман Тюкин өченче урыннарны алдылар. 100 метрга комплекслы йөзүдә Марсель Сөләйманов җиңү яулады, Марат Яббаров икенче булды. 2007 елгы кызлар арасында 100 метрга аркада йөзүдә Ралина Мөбәрәкшина лаеклы өченче урынны алды.

Тренерлар - Р. Тимергалин һәм Л. Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев