САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы кызлар командасы волейбол ярышларында икенче урын алды

27-29 март көннәрендә Алексеевски бистәсендә Татарстан Республикасы укучылар спартакиадасы кысаларында 1999 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол ярышларының финал уеннары үтте. Анда үз зона ярышларында җиңгән районнар арасында Сарман районы да катнашты. Үз төркемендә безнең район командасы Мамадыш, Кукмара һәм Буа командаларының һәрберсен 2:0 исәбе белән отты һәм беренче...

27-29 март көннәрендә Алексеевски бистәсендә Татарстан Республикасы укучылар спартакиадасы кысаларында 1999 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол ярышларының финал уеннары үтте. Анда үз зона ярышларында җиңгән районнар арасында Сарман районы да катнашты. Үз төркемендә безнең район командасы Мамадыш, Кукмара һәм Буа командаларының һәрберсен 2:0 исәбе белән отты һәм беренче урыннан чыкты. Аннары Минзәлә командасы шулай ук 2:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр булды. Финалда Сарман районы командасы Алексеевски командасына оттырды һәм икенче урынны алды. Мамадыш командасы өченче булды. Кызларның тренеры - Эдуард Ихсанов.

Реклама

Команда составы: Виктория Фелюта, Ирина Беляева, Альбина Хәбибуллина, Аделя Сәхәпова, Динә Яһудина, Гөлназ Хәйдәрова, Зәлинә Маннанова, Арина Йосыпова, Диләрә Гыйбадуллина һәм Зарина Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X