САРМАН
  • Рус Тат
  • 7 май 2014 яңалыклары

    • 7 май 2014 - 12:39
      Сарманда белдерү тактасы кемгәдер "комачаулаган"
      Кайбер кешеләргә шаккатырлык. Менә бу белдерү тактасы кемгә ярамаган инде? Бу эшсезлектән интегү дип аталадыр инде. Тик, эшсезлектән интексәң, файдалы эш белән шөгыльләнергә дә була бит, кемнеңдер хезмәтен мәсхәрәләмичә генә. Гаеплеләр, үзләрен танып, оялырлар, дип ышанып калабыз. Шуны онытмагыз: үзең яшәгән җирне ямьсезләтү бер дә килешми.
    • 7 май 2014 - 12:14
      Мортамакта һәйкәлгә кую өчен тәкыя әзерләнде
      "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!", ди халык мәкале. Мортыштамак мәктәбендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чарада сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз һәйкәленә кую өчен тәкыя эзерләнде. Без аны ел да "Мәктәп урманы"ннан нарат ботаклары алып кайтып, укучылар көче белән әзерлибез. Без сезнең белән горурланабыз, батыр авылдашлар! Безнең бәхетле балачагыбыз...
    • 7 май 2014 - 11:22
      Район ял паркында 9 Майга генераль репетиция бара
      Әле яңа гына Җиңү көненә әзерлек турында язган идек, район ял паркыннан нинди тавышлар килә?, дип чыксак, анда мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең 9 Май бәйрәмендә күрсәтеләчәк концерт номерларына генераль репетиция ясыйлар икән. Анда әзерлек шулкадәр кызу бара ки, хәтта концерт номерлары арасында паузалар да юк.
    • 7 май 2014 - 10:42
      Сарманда Җиңү көненә әзерлек тәмамлана
      Җиңү көне инде ике көннән җитә, димәк, хәзер аңа әзерлекнең иң кызу чагы. Җитәкчеләр күзәтчелегендә тантаналы марш атлау камилләштерелә, музыка уен коралларында уйнау кабатлана. Аларның ничек яхшы өйрәнгәннәрен 9 Май - Җиңү көнендә белә аласыз. Шулай ук укыгыз: Сарманда Парадка әзерләнә башладылар
    • 7 май 2014 - 07:59
      "Сарман" радиосы хәбәрләрне оператив ирештерә
      7 май - радио көне. Радиотыңлаучыларыбызга район хәбәрләрен, ил-көн яңалыкларын оператив ирештереп торуда "Сарман" радиосының өлеше зур. 7 май - радио хезмәткәрләренең генә түгел, эчтәлекле язмалары, күңел кылларын тибрәтерлек чыгышлары белән радиотапшыруларны баетучы хәбәрчеләребезнең, озак еллар радиода фидакарь хезмәт куеп, әле бүген дә төпле киңәшләре белән ярдәм итүче ветераннарыбызның да...
    • 7 май 2014 - 06:53
      Сарманда яшәүче Гыйльмөхәммәт бабай туган көнендә Берлинга җиткән
      Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да районның ту­гыз мең­нән ар­тык ке­шесе кат­наш­ты. Бү­ген­ге көн­дә алар­ның 64 е ге­нә - без­нең арада. Шу­лар­ның бер­се - Гыйль­мө­хәм­мәт Хә­ми­тов. Гыйл­ьмө­хәм­мәт абый Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на 1941 ел­ның 28 де­ка­б­рен­дә ки­тә. 1942 ел­да Смо­ленск өл­кә­се­нә элә­геп, ар­тил­ле­рия пол­кын­да хез­мәт итә. Тө­гәл, үз ва­зи­фа­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру­ын кү­реп, аны...
    • 7 май 2014 - 06:20
      Сарманлылар пенсия фондыннан консультация алачаклар
      8 май­да пен­сия фон­ды ида­рә­се 9:00-11:00 сә­гать­ләр­дә "кай­нар ли­ни­я" үт­кә­рә. 2-43-08 те­ле­фо­ны бу­ен­ча бер­дәм от­чет фор­ма­ла­ры һәм алар­ны ту­ты­ру бу­ен­ча кон­суль­та­ция алыр­га мөм­кин бу­ла­чак.
    • 7 май 2014 - 04:11
      Җәлилдә "Мәңге яшь, Тукай!" дигән кичә узды
      Дөньяда бөек шагыйрьләр Байрон һәм Пушкинга тиң Тукаебызның тууына 128 ел тулуга багышлап, Җәлил бистәсенең Хезмәт даны музеенда "Мәңге яшь, Тукай!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә китапханәчеләр, җиденче санлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, ветераннар катнаштылар. Тукай иҗаты һәм татар әдәбияты. Болар аерылгысыз...
    Реклама