САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманда яшәүче Гыйльмөхәммәт бабай туган көнендә Берлинга җиткән

    Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да районның ту­гыз мең­нән ар­тык ке­шесе кат­наш­ты. Бү­ген­ге көн­дә алар­ның 64 е ге­нә - без­нең арада. Шу­лар­ның бер­се - Гыйль­мө­хәм­мәт Хә­ми­тов. Гыйл­ьмө­хәм­мәт абый Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на 1941 ел­ның 28 де­ка­б­рен­дә ки­тә. 1942 ел­да Смо­ленск өл­кә­се­нә элә­геп, ар­тил­ле­рия пол­кын­да хез­мәт итә. Тө­гәл, үз ва­зи­фа­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру­ын кү­реп, аны...

    Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да районның ту­гыз мең­нән ар­тык ке­шесе кат­наш­ты. Бү­ген­ге көн­дә алар­ның 64 е ге­нә - без­нең арада. Шу­лар­ның бер­се - Гыйль­мө­хәм­мәт Хә­ми­тов.

    Гыйл­ьмө­хәм­мәт абый Бө­ек Ва­тан су­гы­шы­на 1941 ел­ның 28 де­ка­б­рен­дә ки­тә. 1942 ел­да Смо­ленск өл­кә­се­нә элә­геп, ар­тил­ле­рия пол­кын­да хез­мәт итә. Тө­гәл, үз ва­зи­фа­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру­ын кү­реп, аны ар­тил­ле­рия раз­вед­чи­гы итеп ку­я­лар. Ран­та­мак авы­лын­нан чы­гып ки­ткән егет яр­ты Ев­ро­па­ны җәя­ү­ләп ги­зә: Смо­ленск, Ка­ли­нин өл­кә­лә­рен, Эс­то­ни­я­нең Тар­ту, Лат­ви­я­нең Ри­га шә­һә­рен азат итү­дә кат­на­ша. Яра­ла­нып, гос­пи­таль­гә элә­гә. Дә­ва­лан­гач, үз пол­кы­на ки­ре кай­та. 1945 ел­ның 14 ап­ре­лен­дә пол­кташ­ла­ры бе­лән дош­ман җи­ре­нә аяк ба­са. Бер­лин­ны алу­да, Рейхс­таг­ны штурм­лау­да кат­на­ша.

    Су­гыш­тан соң Сар­ман пром­ком­би­на­тын­да гар­мун тө­зә­тү ос­та­сы бу­лып эш­ли, фо­тог­раф һө­нә­рен үз­ләш­те­рә.

    Гыйл­ьмө­хәм­мәт абый­ны Сар­ман­да олы­сы да, ке­че­се дә зур­лый, хөр­мәт итә. Гим­на­зи­я­нең 9 "В" сый­ныф уку­чы­ла­ры ин­де ике ел­лап аңа бу­лы­ша­лар, хәл­ен бе­леп то­ра­лар. Ве­те­ра­ны­быз алар­га үзе­нең тор­мыш юлы ту­рын­да сөй­ли, су­гыш ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша.

    - Әти­е­без шат кү­ңел­ле, ал­тын кул­лы, бик ты­рыш ке­ше, - ди аның ту­рын­да кы­зы Рәм­зия Хә­мәт­җа­но­ва. - 94 яшен ту­ты­ру­га ка­ра­мас­тан, әти бү­ген дә га­зе­та-жур­нал­лар укыр­га яра­та, йорт ти­рә­сен­дә­ге җи­ңел­рәк эш­ләр­не дә үзе баш­ка­ра. Ул бу­ын ке­ше­лә­ре су­гыш­ның бө­тен ачы­сын та­ты­ган­нар, шу­лай да сын­ма­ган­нар, нык бу­лып кал­ган­нар. Бар­лык су­гыш ве­те­ран­на­рын һәм тыл хез­мәт­чән­нә­рен шу­шы олы бәй­рәм - Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да Җи­ңү­нең 69 ел­лы­гы бе­лән кот­лыйм. Сез­гә һәм якын­на­ры­гыз­га аяз күк ас­тын­да иге­лек­ле озын го­мер те­лим.

    Гим­на­зи­я­нең 9 "В" сый­ныф уку­чы­ла­ры:

    - Без шу­шын­дый ве­те­ра­ны­быз бе­лән бик го­рур­ла­на­быз. Дөнь­я­быз ты­ныч, күк­лә­ре­без аяз бул­ган­га, аңа бик тә рәх­мәт­ле­без. Гыйл­ьмө­хәм­мәт ба­бай Кәү­җи­як авы­лын­да туа, 1938 ел­дан Әл­мәт авы­лын­да "Кы­зыл ту­ку­чы" ар­те­лен­дә эш­ли. Су­гыш­ның соң­гы кө­не­нә ка­дәр иле­без өчен кө­рә­шә. 1945 ел­ның ма­ен­да Гыйл­ьмө­хәм­мәт ба­бай өч бәй­рәм үт­кә­рә: бе­ре­се көн­не 25 яшен ту­ты­ра, ике­се - Бер­лин­ны ала­лар, ту­гы­зы - җи­ңү яу­лый­лар. 1947 ел­да Ра­си­ха апа бе­лән тор­мыш ко­ра­лар. Дүрт ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Бү­ген ве­те­ра­н кы­зы Рәм­зия апа тәр­би­я­сен­дә яши. Хәл­лә­рен бе­лер­гә кил­гән са­ен, алар без­не як­ты йөз бе­лән кар­шы ала­лар. Без ба­бай­ны яра­тып, аңа - Гыйль­ми ба­бай, дип эн­дә­шә­без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: