САРМАН
  • Рус Тат
  • 29 апрель 2014 яңалыклары

    • 29 апрель 2014 - 13:03
      Район авыл җирлекләрендә узган референдумның нәтиҗәләре билгеле булды
      27 апрельдә Сарман районының 14 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узды. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә: Әлмәт сайлау участогы: килү - 82%. "Әйе" - 97%. "Каршы" - 3%. Карашай Саклау сайлау участогы: килү - 90%. "Әйе" - 93%. "Каршы" - 7%. Ләшәү Тамак сайлау участогы: килү - 71%. "Әйе" -...
    • 29 апрель 2014 - 12:38
      Әлмәт мәктәбе агач утыртуны хәзер дә дәвам итә
      26 апрельдә Россия күләм агач утырту акциясендә Әлмәт авылы мәктәбе коллективы һәм укучылары да актив катнашты. Әлмәт рушасын яшәртүгә, яңартуга алар үзләренең өлешен керттеләр. Урманчылар әйтүенчә, дүрт гектар җиргә 4000 тирәсе яшь үсенте утыртылды. Бу эш әле дә дәвам итә. Аерым сыйныфлар бүген дә технология дәресләрендә агач утыртуга чишмә буена...
    • 29 апрель 2014 - 11:58
      Әлмәт мәктәбендә инглиз теле укытучыларының семинары үтте
      29 апрельдә Әлмәт авылы мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район күләмендә семинары узды. Район укытучылары каршында Гөлнара Шәймәрданова бишенче сыйныфта "A trip to London" темасына ачык дәрес үткәрде. Соңыннан төрле темаларга укытучылар чыгыш ясадылар. Семинарны район мәгариф бүлеге методисты Зөлфия Латыйпова йомгаклады, теләкләрен җиткерде. Әлмәт мәктәбеннән укытучылар яхшы кәеф белән таралыштылар.
    • 29 апрель 2014 - 10:59
      Сарман волейболчы хатын-кызлары Минзәләдә дүртенче булдылар
      24-27 апрель көннәрендә Минзәлә шәһәрендә XI "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында аыл районнары хатын-кызлары командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты ярышлары үтте. Сарман районы командасы үз төркемендә Мамадыш, Алексеевск, Әлмәт, Арча районнары командалары белән уйнады һәм икенче урынны алды. Ярымфиналда безнең якташлар Минзәлә районы командасына оттырдылар, өченче урын өчен уенда...
    • 29 апрель 2014 - 09:42
      Сарманлылар өчен май аена намаз вакытлары
      7 майдан август башына кадәр безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми. Шуның өчен җәйге көннәрдә ястү намазы кояш баеп, сәгать ярымнан керә, ә иртәнгесен кояш чыкканчы ике сәгать кала укый башларга була. 2014 ел Май аена намаз вакытлары 1435 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә...
    • 29 апрель 2014 - 08:38
      Азалак мәктәбендә язгы эшләр бара
      Җиһанга яз Галиҗәнапләре аяк басып, киләчәккә өмет-ышанычлар белән кыш буе "йокымсырап" яткан күңелләрне уятса да, ул бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләр дә алып килә. Укытучылар, укучылар, хезмәткәрләр өчен бу арада бигрәк тә эш "кызу" - ишек алдына җыелган кар көртләрен тарату, мәктәп нигезләрен, түбәләрне кардан чистарту мөһим эшләрнең берсе булып тора. Мәктәп ихатасы...
    • 29 апрель 2014 - 07:23
      Икенче санлы Җәлил мәктәбе командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабына үтте
      24 апрельдә Бөгелмә шәһәренең кадетлар мәктәбендә "Аҗаган-2014" хәрби-спорт уенының зона этабы узды. Сарман районы командасы Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим һәм Зәй районнары командалары белән икенче зонада чыгыш ясады. Сарман районы командасын икенче санлы Җәлил мәктәбе тәкъдир итте: командир - Радмир Магалимов (унынчы сыйныф), Максим Марков, Раил Мирвәлиев...
    • 29 апрель 2014 - 06:08
      Сарман редакциясе коллективы район ял паркын ямьләндерүгә үз өлешен кертте
      Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сарман районы территориясен ямьләндерү, төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүген барлык оешма-учрежденияләр дә район ял паркына эшкә чыктылар. Анда аларга территорияләр бүлеп бирелгән иде, һәрбер оешма үз карамагында булган җирдә агачларны агартты, чүпләрне җыештырды. Бу эшләрдә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы да актив катнашты. Шулай ук укыгыз: Район ял...
    Реклама