28 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 28 гыйнвар 2014 - 11:43
    Мортыштамак халкы хаҗиларга рәхмәт укыды
    Бу елда да биш миллион кардәшебез һәр мөселман өчен иң изге булган җирләрдә хаҗ кылып кайттылар. Аллаһының ахыр китабы Коръән иңгән, пәйгамбәребез эзләре калган, изгелек юлында хәсрәт, михнәт күргән урыннар бу. Хаҗ кылу - җиңел гамәл түгел, ә зур бер сынау. Хаҗ кылучылар арасында үзебезнең авылдашларыбыз да булганга сөенәбез, горурланабыз....
    2033
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 10:59
    Иң нәни игезәкләр Җәлилдә яшиләр
    Безнең "Иң матур игезәкләр" конкурсында катнашучылар саны артып тора. Бу юлы Җәлилдән Эльмира Нуретдинова балалары Камилла һәм Әмирнең фотоларын җибәрде. Игезәкләргә дүрт яшь.
    651
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 09:26
    Җәлилләргә шахматларда тагын тиңнәр юк
    Сарман районы мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында икенче санлы Җәлил мәктәбендә шахмат буенча район беренчелеге узды. Анда районның тугыз мәктәбеннән 42 укучы катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Кызлар 1996-1997 еллар: 1 нче урын - Алия Авзалова (Җәлил), 2 нче урын - Лилия Гафина (Иске Кәшер), 3 нче урын - Гүзәлия Хафизова (Сарман)....
    632
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 07:10
    Сар­ман­да ябык бас­сейн тө­зе­ле­ше дә­вам итә
    Бас­сейн тө­зе­ле­ше өчен бер гек­тар җир бү­лен­гән иде. Ко­рыл­ма­ның го­му­ми мәй­да­ны 2915,56 квад­рат метр тәш­кил итә. Ан­да сме­на­га 36 ке­ше үт­кә­рер­лек зур бас­сейн, 18 ке­ше­лек ке­че бас­сейн, шу­лай ук тре­на­жер за­лы, сау­на, ба­ла­лар өчен уен бүл­мә­се бу­ла­чак. Ти­рә-ягы тө­зек­лән­де­ре­леп, ма­ши­на­лар кую уры­ны бул­ды­ры­ла, 2181,15 квад­рат метр мәй­дан­да яшел­лән­де­рү эш­лә­ре үт­кә­ре­лә­чәк....
    650
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 06:26
    Иске Әлмәт егете бокс буенча беренчелектә икенче урын алды
    Азнакай шәһәрендә "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә бокс буенча Ачык беренчелек узган иде. Анда Иске Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Илфат Хөснуллин 1998-1999 елгы егетләр арасында 67 килограммга кадәр авырлыкта икенче урын алды.
    664
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 05:29
    Сарман аграр көллиятендә спорт залы төзелә
    Хәзерге көндә Сарман аграр көллияте базасында спорт залы төзү эшләре бара. Аның мәйданы 850 квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 2012 елның ноябрь аенда төзелә башланган иде. Хәзер анда эшкәртү, төзекләндерү эшләре алып барыла. Спорт залы бу елның сентябрендә ачылыр дип көтелә.
    664
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2014 - 05:08
    Сарман районында укулар вакытлыча туктатылып тора
    Моның сәбәбе - һаман да шул суык һава. Бүген температура 31 градуска кадәр җиткән иде. Исегезгә төшерәбез, узган атнаны без ничә градус булса, мәктәпкә барасы түгел икәнен язган идек. Анда әйтелгәнчә, температура 30 градуска җитсә, авылларда 10-11 сыйныфлар да укымый. Салкыннар укучыларның гына түгел, өлкәнрәк кешеләрнең дә сәламәтлегенә йогынты ясый....
    674
    0
    0
Реклама