25 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарман редакциясендә бүләкләр ияләрен көтәләр
"Иң зәвыклы бакча" конкурсына йомгак ясаган, әмма бүләкләрен тапшырырга өлгермәгән идек. Җиңүчеләр һәм махсус бүләкләр белән билгеләнүчеләр аларны редакциядән килеп ала алалар. Шулай ук укыгыз: Сарман районында иң зәвыклы бакча билгеле булды
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылучылар арасында приз уйнатыла
Район газетасын даими укучыларбыз аңа 2014 елның беренче яртысына күптән язылып куйдылар. Шулай да теге яки бу сәбәпләр белән аңа язылырга өлгермәүчеләр дә булырга мөмкин. Почта бүлекчәләрендә 28 декабрь аңа яздыруның соңгы көне булачак. Соңгы көннәр итеп, газетага 26-27 декабрьдә язылучылар арасында приз уйнатып алырга да булдык. Ул - "SCARLETT"...
-
Сарманга әкият геройлары кунакка килделәр
Яңа ел - тылсымлы вакыт. Ул көннән-көн ныграк сизелә башлый. Атмосфера үзгәрә, һәр кешенең йөзендә бәхет-шатлык чаткылары барлыкка килә. Һәркем могҗизага ышана башлый. Төрле персонажлар шулай ук кәефне күтәрә. Безнең район үзәгендә дә андый геройлар бар. Сезгә алар белән танышырга фоторепортаж ярдәм итәр.
-
Сарманда спорт сөюче халык яши
Районда муниципаль оешмаларның I Спартакиадасы үтте. Анда алар унбер спорт төре буенча көч сынаштылар. Оешмалар арасында җиңүче - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе. Икенче урында - Башкарма комитет, өченче урында - аграр көллият. Авыл җирлекләре арасында призлы урыннар түбәндәгечә: Илексаз, Мортамак, Саклаубаш.
-
Район агорофирмаларың рейтинглары билгеле булды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-икътисади күрсәткечләре рейтингында район беренче унлыкка керде. Ә агрофирмалар арасында күрсәткечләр нинди соң? Рейтингта беренче урында - "Нөркәй" агрофирмасы. Биредә бер гектар сөрүлек җиренә туры килгән акча кереме - 15,5 мең сум, һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән сөт күләме - 227 центнер, авыл хуҗалыгы продуктлары...
-
Сарман районы Яңа елга матур эшләр белән керә
- Ел ахырына якынлашкан саен, үткәненә йомгак, киләсенә әзерлек, планлаштыру эшләре башлана. "Барлык эшләрне төгәлләп, "койрыкларсыз" керик Яңа елга", - диде, сүзен башлап чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров. 2014 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен хезмәтләр, товарлар, эшләр өлкәсендә контракт системасы турында"гы 44...