Район агорофирмаларың рейтинглары билгеле булды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-икътисади күрсәткечләре рейтингында район беренче унлыкка керде. Ә агрофирмалар арасында күрсәткечләр нинди соң? Рейтингта беренче урында - "Нөркәй" агрофирмасы. Биредә бер гектар сөрүлек җиренә туры килгән акча кереме - 15,5 мең сум, һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән сөт күләме - 227 центнер, авыл хуҗалыгы продуктлары...
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерү-икътисади күрсәткечләре рейтингында район беренче унлыкка керде. Ә агрофирмалар арасында күрсәткечләр нинди соң? Рейтингта беренче урында - "Нөркәй" агрофирмасы. Биредә бер гектар сөрүлек җиренә туры килгән акча кереме - 15,5 мең сум, һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән сөт күләме - 227 центнер, авыл хуҗалыгы продуктлары сатуның рентабельлелеге - 35,8 процент, бер кешенең уртача айлык хезмәт хакы 12782 сум тәшкил итә. Икенче баскычта - "Сарман" агрофирмасы: рентабельлелек - 28 процент, бер гектар сөрүлек җирләренә туры килә торган акча кереме - 16,3 мең сум, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән сөт күләме - 204 центнер, бер кешенең уртача айлык хезмәт хакы 12214 сум тәшкил итә. Өченче урындагы "Җәлил" агрофирмасында ул саннар түбәндәгечә: рентабельлелек -7,1 процент, уртача айлык хезмәт хакы - 13001 сум, бер гектар сөрүлек җирләренә туры килгән акча кереме - 15,4 мең, 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә җитештерелгән сөт - 123 центнер. "Туган як" агрофирмасы - рейтингның дүртенче баскычында. Биредә бер гектар сөрүлек җирләреннән 4,8 мең сум акча кергән, авыл хуҗалыгы продуктларын сатуның рентабельлелеге - 5,8 процент, һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә савылган сөт - 126 центнер, уртача айлык хезмәт хакы 8629 сум тәшкил итә.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев