Сарман районы Яңа елга матур эшләр белән керә
- Ел ахырына якынлашкан саен, үткәненә йомгак, киләсенә әзерлек, планлаштыру эшләре башлана. "Барлык эшләрне төгәлләп, "койрыкларсыз" керик Яңа елга", - диде, сүзен башлап чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров. 2014 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен хезмәтләр, товарлар, эшләр өлкәсендә контракт системасы турында"гы 44...
- Ел ахырына якынлашкан саен, үткәненә йомгак, киләсенә әзерлек, планлаштыру эшләре башлана. "Барлык эшләрне төгәлләп, "койрыкларсыз" керик Яңа елга", - диде, сүзен башлап чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров.
2014 елның 1 гыйнварыннан "Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен хезмәтләр, товарлар, эшләр өлкәсендә контракт системасы турында"гы 44 нче Федераль Закон көченә керә. Моңа кадәр гамәлдә булган 94 нче закон үз көчен югалта. Яңасы күмәртәләп сатып алу циклының тормышка ашырылуын килешүнең планлаштыру этабыннан алып үтәлеш этабына кадәр тәртиптә тотачак. Бу турыда Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге баш белгече Роза Хөснуллина сөйләде. Сарман электр челтәре җитәкчесе Расих Ялаев оешма эшчәнлеге, ел нәтиҗәләренә тукталды. Яңа ел бәйрәме чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов аңлатты. Бәйрәм вакытында аеруча сак булу зарур. Оешма-предприятиеләрдә, мәктәпләрдә балалар катнашында узучы чараларда ныклы контроль таләп ителә. Тиешсез урыннарда шартлаткычлар куллану катгый тыела. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлек җитәкчесе Елена Кубасова районда алкоголь продукциясе сату буенча 11 айга нәтиҗә ясады, җирлекләрдә урнашкан кибетләрнең эшен анализлады. Район күрсәткечләренең республика күләмендә түбән булуы чит төбәкләрдән кергән һәм ялган алкоголь белән сату итмәүне шик астына куя.
Шулай итеп, Яңа елны һәр өлкәдә матур күрсәткечләр белән каршы алырга әзерләнәләр. Моннан тыш район үзәгендә, җирлекләрдә биналарны бизәү, яктырткычлар кую, кардан сыннар ясау эшләре бара. Күп җирдә алар төгәлләнде, һәм, бәйрәм рухы биреп, балкып торалар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова бәйрәмгә әзерлек торышына тукталды, яхшы, начар әзерлекле оешма-предприятиеләрне атады.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе районда 20 декабрьдән 10 январьга кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында карар чыгарган иде. Анда сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (вокзал, аэропорт һ.б.), торак-коммуналь хуҗалыгы (торак фонд, кунакханә, тулай торак һ.б.), авыл хуҗалыгы объектларына (ашлама, орлык складлары, терлек тораклары, техника парклары һ.б.) якын җирдә пиротехник эшләнәмәләр куллану тыелуы турында әйтелә. Аларны шулай ук халык күпләп җыела торган (50 кешедән артык) урыннарда - идарә органнары, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәүдә-күңел ачу үзәкләре биналары янында куллану да рөхсәт ителми.
Сүз уңаеннан
Исегезгә төшереп китәбез: үзәк чыршы 27 декабрьдә ачылачак. Ул ял паркына куелып, бизәлде, яктыртылды. Биеклеге - 18 метр, диләр урнаштыручылар. Аның тирәсе матур сыннардан әкият мәйданчыгын хәтерләтә. Кичләрен бала-чаганың шат авазларыннан гөрләп тора ул. Шушы матурлыкны бозарга теләүчеләрне алдан кисәтеп тә куябыз: мәйданчыкка видеокүзәтү урнаштырылган, сыннарны ваткан өчен зур күләмдә штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев