17 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда кызлар да бокс белән шөгыльләнә
Бокс гадәттә ир-атлар спорты булып санала. Дөрестән дә, хатын-кызларның бер-берсен кыйнавын күз алдына китерүе авыр. Бервакыт хатын-кызлар боксы күп илләрдә бөтенләй тыелган иде. Тик хәзер аның белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Безнең Сарман районында да бу сирәк спорт төрен үз итүчеләр бар. Сарманда хатын-кызлар боксы турында тулырак мәгълүматны газетабызның 18 декабрь...
-
Сарманда иреклеләр үзәге эшли
Волонтерлык хәрәкәте безнең илдә киң таралган. Татарстанда унҗиде "Волонтер" иреклеләр үзәге исәпләнә. Шулай ук алар Калининград шәһәрендә һәм Тува Республикасында бар. Сарманда да "Волонтер" дип исемләнгән иреклеләр үзәге эшли. Ул шундый ук исемдәге регионара иреклеләр үзәге составына керә. Шул үзәкнең волонтеры Гөлназ Гарипова "Ел доброволецы" конкурсында шундый ук исемдәге номинациядә...
-
Сарман яшьләре сынатмый
Ноябрь ахырында Әлмәт шәһәрендә Эшләүче яшьләр I Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды. Анда Әлмәттән, Бөгелмәдән, Әгерҗедән, Сарманнан һәм Норлаттан яшьләр катнашты. Өч көн дәвамында төрле номинацияләрдә конкурслар узды. Сарман районы командасы ун кешедән тора иде: Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм "Сарман" агрофирмасы эшчеләре....
-
Җәлиллеләр рәсемне оста ясыйлар
Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә узган "Туган як табигатен саклыйк" дип аталган рәсем конкурсына йомгак ясалды. 16-20 яшьлекләр арасында Р.Мостафина (Җәлил бистәсе) беренче урынны алды, А.Нәбиев (Чукмарлы авылы) икенче урынга ия булды. 14-15 яшьлекләр арасында җиңүче булып А.Ушкова (Җәлил бистәсе) танылды. Икенче урынны ике кеше бүлде: Б.Мадьяров һәм А.Солтанова. Икесе...
-
Район чыгарылыш сыйныф укучыларын яңа сынау көтә
Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы урынына йомгаклау сочинениесы керергә мөмкин. Хәзер илгә укытучы һәм тәрбияче генә түгел, ә зур белемле, культуралы, иҗади һәм мөстәкыйль уйлаучы кешеләр кирәк. Йомгаклау сочинениесы мәктәп программасына керсә, аның нәтиҗәләре уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак. Шулай ук укыгыз: В Сарманово поменяются условия проведения единого...