САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман яшьләре сынатмый

Ноябрь ахырында Әлмәт шәһәрендә Эшләүче яшьләр I Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды. Анда Әлмәттән, Бөгелмәдән, Әгерҗедән, Сарманнан һәм Норлаттан яшьләр катнашты. Өч көн дәвамында төрле номинацияләрдә конкурслар узды. Сарман районы командасы ун кешедән тора иде: Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм "Сарман" агрофирмасы эшчеләре....

Ноябрь ахырында Әлмәт шәһәрендә Эшләүче яшьләр I Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды. Анда Әлмәттән, Бөгелмәдән, Әгерҗедән, Сарманнан һәм Норлаттан яшьләр катнашты. Өч көн дәвамында төрле номинацияләрдә конкурслар узды.

Сарман районы командасы ун кешедән тора иде: Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укытучылары, район үзәк китапханәсе һәм "Сарман" агрофирмасы эшчеләре. Катнашучыларга бәя бирергә Татарстан Республикасы халык артисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Резеда Галимова, Мәскәү режиссеры һәм хореографы Владимир Аносов, РАТИ заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлары кафедрасы доценты, "Универсаль артист" проектының вокал буенча педагогы Раиса Сафарян чакырылдылар. Алар шулай ук төрле мастер-класслар бирделәр.

Жюри карары буенча, беренче урынны алучы команда булмады. Сарман районы командасы өченче урынны алды. Сарман районы яшьләре җыелма командасының бию коллективы Яшел Үзән шәһәрендә зона Гала-концертында катнашты.

Зона этабында сарманлылар "Экспресс-газета" номинациясендә беренче урынны, "Хореография", "Минута славы", "Вокаль ансамбльләр", "Визитка-презентация" номинацияләрендә икенче урыннарны яуладылар.

Тулырак мәгълүматны газетабызның 18 декабрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев