12 декабрь 2013 яңалыклары
-
Күтәмәледә булган вакыйганың яңа детальләре ачыкланды
10 декабрьдә кичке сәгать 7 тулып 5 минут киткәч, район эчке эшләр бүлегенә Күтәмәле авылыннан Совет урамында урнашкан кибеттән төтен күренүе турында хәбәр килә. Хәбәр, тикшерү өчен, участок инспкеторына җиткерелә.Ул авылга килеп, кибетне карый. Кыска ялганыштан янгын чыкмый, төтенләү белән туктала. Авылда вакытта инспекторга мәктәптә укучы үсмер һәм укытучы арасында...
-
Морбашта мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты ачылды
12 декабрьдә Морбаш авылында 100 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пунктлары биналарын ачу тантанасы үткәрелде. Тантанада олы кунаклар катнаштылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика тридицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, Бөтентатар Конгрессы Башкарма комитеты бюросы әгъзасы, татар эшмәкәрләрен берләштерү буенча эш юнәлешен җитәкләүче, чыгышы белән...
-
Сарман гимназиясе укучысы икенче ел рәттән өстәл теннисы буенча Кубок яулады
10 декабрьдә Сарман гимназиясе спорт залында өстәл теннисы буенча гимназия Кубогының ачык беренчелеге үткәрелде. Төрле сәбәпләр буенча әлеге турнир бер көн алдан узды. Ярышларда, узган елдагы кебек, Сарман урта мәктәбе, аграр көллият һәм гимназия укучылары олысы-кечесе, кызлар-егетләр бер төркемдә уйнадылар. Нәтиҗәдә Кубокта икенче ел рәттән Айрат Дольский (1997 елгы) җиңде....
-
Район халкы Яңа елны кайда каршылауны хуп күрә?
Күптән түгел без "ВКонтакте" сайтында Яңа ел ялларына кагылышлы сораштыру куйган идек. Әлегә бик күп кеше җавап бирмәсә дә, шуны билгеләп үтәргә кирәк: район халкы я өендә ял итә, я бу хакта әле уйламаган. Ә Яңа ел ялларына/каникулларына вакыт күп калмады инде. Яллар турында уйлый башладык, ә менә кем кайда...
-
Күтәмәледә булган вакыйганы күзәтү дәвам итә
Вакыйганың ничек дәвам итүе белән кызыксынуыбызны туктатмыйбыз. Хастаханәдән мәгълүмат ала алмадык, ә авыл фельдшеры безгә түбәндәгеләрне әйтте: - Үсмернең ярасы зур түгел. Миңа хәбәр булуга ук өйләренә бардым һәм беренче ярдәм күрсәттем: ярасын эшкәртеп, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны баса торган укол ясадым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттык....
-
Күтәмәледә булган хәл зур яңгыраш тапты
10 декабрьдә Күтәмәле авылында булган хәл бөтен илгә билгеле булды. Аның турында дәрәҗәле порталларда да язып чыгардылар: Lenta.ru, Интерфакс, Интертат. Шулай ук кызыксынган кешеләр kzn.tv сайтыннан "Чрезвычайка" программасының 11 декабрь чыгарылышын карый алалар. Шулай ук укыгыз: Күтәмәледә бер укучы укытучысын кыйнаган Укытучысын кыйнаган Күтәмәле егете үзәк хастаханәнең хирургия бүлегендә ята...
-
Сарманлылар битарафлык күрсәтәләр
11 декабрьдә без Күтәмәле мәктәбе укучысы завучын кыйнавы турында язган идек. Әлбәттә, без бик күп комментарийлар, фикерләр көттек. Тик гадәттә үз фикерләрен калдырырга яратучы укучыларыбыз да берни язмый. Нәрсә бу - битарафлыкмы? Әллә халык үз тормышы өчен куркамы? Әйдәгез, фикерләрегез булса калдырыгыз. Кем белә, бәлки сез кирәкле мәгълүмат әйтә аласыздыр?