САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Күтәмәледә булган вакыйганы күзәтү дәвам итә

Вакыйганың ничек дәвам итүе белән кызыксынуыбызны туктатмыйбыз. Хастаханәдән мәгълүмат ала алмадык, ә авыл фельдшеры безгә түбәндәгеләрне әйтте: - Үсмернең ярасы зур түгел. Миңа хәбәр булуга ук өйләренә бардым һәм беренче ярдәм күрсәттем: ярасын эшкәртеп, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны баса торган укол ясадым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттык....

Вакыйганың ничек дәвам итүе белән кызыксынуыбызны туктатмыйбыз. Хастаханәдән мәгълүмат ала алмадык, ә авыл фельдшеры безгә түбәндәгеләрне әйтте:

- Үсмернең ярасы зур түгел. Миңа хәбәр булуга ук өйләренә бардым һәм беренче ярдәм күрсәттем: ярасын эшкәртеп, стериль бәйләгеч салдым, авыртуны баса торган укол ясадым. Аны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән үзәк хастаханәгә озаттык. Ул кан күп югалтмаган, ярасы тормышына куркыныч янарлык түгел.

Кыйналган укытучы сүзләренә караганда, алар укучы белән сүзгә килмәгәннәр, ул егетнең ни сәбәпле үзенә сугуын аңлый алмый. Укытучының кыйнау нәтиҗәсендә баш мие селкенгән, тик ул хастаханәгә барудан баш тарткан. Аны авыл фельдшеры дәвалый.

Кибет хуҗасы ут төртүдән килгән зыянның күпме булуын төгәл генә әйтмәде. Кибетнең, чистартып, тәртипкә китергәннән соң, ике-өч көннән яңадан эшли башлаячагын хәбәр итте.

Участок инспекторы җитәкче рөхсәтеннән башка мәгълүмат бирмәвеннән башка сүз әйтмәде.

Шулай ук укыгыз:

Күтәмәледә булган хәл зур яңгыраш тапты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев