САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман гимназиясе укучысы икенче ел рәттән өстәл теннисы буенча Кубок яулады

10 декабрьдә Сарман гимназиясе спорт залында өстәл теннисы буенча гимназия Кубогының ачык беренчелеге үткәрелде. Төрле сәбәпләр буенча әлеге турнир бер көн алдан узды. Ярышларда, узган елдагы кебек, Сарман урта мәктәбе, аграр көллият һәм гимназия укучылары олысы-кечесе, кызлар-егетләр бер төркемдә уйнадылар. Нәтиҗәдә Кубокта икенче ел рәттән Айрат Дольский (1997 елгы) җиңде....

10 декабрьдә Сарман гимназиясе спорт залында өстәл теннисы буенча гимназия Кубогының ачык беренчелеге үткәрелде. Төрле сәбәпләр буенча әлеге турнир бер көн алдан узды. Ярышларда, узган елдагы кебек, Сарман урта мәктәбе, аграр көллият һәм гимназия укучылары олысы-кечесе, кызлар-егетләр бер төркемдә уйнадылар. Нәтиҗәдә Кубокта икенче ел рәттән Айрат Дольский (1997 елгы) җиңде. Шулай ук алдынгы урыннарны Динар Йосыпов (2002 елгы), Илһам Ганиев (1999 елгы), Булат Латыйпов (2003 елгы), Анна Муханова (1995 елгы), Булат Ситдиков (1995 елгы) алдылар.

Алдагы ярышлар 21 декабрьдә уздырылачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында район беренчелеге булачак. Анда 1995 елда туган һәм аннан өлкәнрәк уенчылар катнаша алачак.

Ярышлар 10:00 сәгатьтә Сарман гимназиясе спорт залында башлана.

Тәлгать Ахунов, тренер

Реклама

Шулай ук укыгыз:

Сарман гимназиясе укучылары Түбән Камада теннис ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X