20 октябрь 2018 яңалыклары
-
Чукмарлыда ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарованы хөрмәтләделәр
Чукмарлы авылы ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
«Ничек бәреп үтерердәй кыяфәтле Илсөя Бәдретдинова, киез итекләр киеп, чүп савыты янында утырырга мөмкин?»
Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният йортында сезонны Башкортстан Республикасының популяр җырчылары Марат Шәйбәков, Дамира Сәитова тәмамлады. “Аксион” мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин концерты башланыр алдыннан Резидә Миркасыймова Габделфәт Сафинның авыру сәбәпле килә алмавын һәм аның урынына башка танылган халык артистлары килүен, бик яхшы “солянка” булачагын белдерде.
-
Казанның Совет районында өч автобус янган
Янгын Гадел Кутуй урамындагы автостоянка территориясендә чыккан.
-
“Сарман аграр көллияте” ресурс үзәге базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә WorldSkils тәмамланды
18 -19 октябрь көннәрендә “Сарман аграр көллияте” ресурс үзәге базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә WorldSkils стандартлары буенча һөнәри осталык регионара чемпионатының сайлап алу этабы үтте.
-
Пешекчеләр бүген бәйрәм итәләр
Барыбыз да тәмле ашарга, күпләребез пешеренергә яратабыз. Бигрәк тә ял көннәрендә, төрле-төрле ашлар әзерләп, камыр ризыклары пешереп, якыннарыбызны сыйлыйбыз.