16 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Якташыбыз - легендар җырчы Илһам Шакиров вафат
Якташыбыз - танылган җырчы хэм сәнгать эшлеклесе Илһам Шакиров каты авырудан соң бүген бакыйлыкка күчте. Аңа 15 февральдэ 84 яшь тулыр иде.
-
Алга авылында яшәүче Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызына бүген 95 яшь тулды
Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, балалары, оныклары, туганнары тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр. Фәндәс Әнәсович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, “Илһамлы Сарман” китабын тапшырды. Бик “мировой” әби булып чыкты юбилярыбыз.
-
Илһам Шакиров вафат булган
Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте.
-
Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән
Узган ел Татарстан юлларында 377 кешенең гомере өзелгән.
-
Татарстанда яман шеш белән авыручы хатын баласына әти-әни эзли [+ВИДЕО]
2014 елда Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыловага сөт бизе яман шеше диагнозы куялар. Хәзер авыру үпкәдә метастазлар белән дүртенче стадиягә кадәр көчәйгән. Айгөл вакытының күп өлешен хосписта уздырса да, улы кечкенә Әмирне тәрбияләргә дә вакыт таба. 15 гыйнаварда “Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруында Айгөл бу хакта үзе сөйләгән.
-
Юстиция министрлыгы базасында бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге төзеләчәк
"2019 елда бушлай юридик ярдәм күрсәтү эшен көчәйтү бурычын куябыз", - диде Татарстанның юстиция министры.
-
Алия Афзалова «Ел тәрбиячесе-2019» исеменә лаек булды
Кичә Жәлил №5 «Әкият» балалар бакчасында «Ел тәрбиячесе-2019» профессиональ конкурсы үткәрелде.
-
Дилә Нигъмәтуллина: “Шуның кадәр мәгънәсезлекне беренче тапкыр күрәм, билләһи!”
14 гыйнварда Дилә Нигъматуллина Ханты-Мансийскийда концерт куйганнан соң Ришат һәм Алмира Ядгаровлар гаиләсе һәм абыйсы белән төшкән уртак фотосын урнаштырган. Бу фотода Булат Нигъматуллин юынып чыкканнан соң төшкән, тастымал белән капланган. Дилә Нигъматуллина аны кочаклап, янында утыра.
-
Татарстанда бала табучыларга бирелә торган сертификат электрон форматка күчереләчәк
2018 елда Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды 146 меңнән артык бала тудыру сертификаты түләгән.
-
Cөт продукциясен маркировкалау кагыйдәләре үзгәрде
Исемдә "сөт маен алыштыра торган майлар кушылып, сөттән әзерләнгән продукт" дигән сүзләр булырга тиеш.