САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алга авылында яшәүче Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызына бүген 95 яшь тулды

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина, балалары, оныклары, туганнары тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр. Фәндәс Әнәсович юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, “Илһамлы Сарман” китабын тапшырды. Бик “мировой” әби булып чыкты юбилярыбыз.

Шаян сүзле, җор телле, шат күңелле Фатыйма апа барыбызны шаккаттырды. Хәтере дә бик яхшы, зиһенле. 
- “Сарман” газетасын укып барам, барлык яңалыкларны белеп торам, - ди ул. 
Яшьлек елларын, тормыш йомгагын сүттек, хатирәләрне яңарттык. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X