САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яман шеш белән авыручы хатын баласына әти-әни эзли [+ВИДЕО]

2014 елда Татарстанда яшәүче Айгөл Фазыловага сөт бизе яман шеше диагнозы куялар. Хәзер авыру үпкәдә метастазлар белән дүртенче стадиягә кадәр көчәйгән. Айгөл вакытының күп өлешен хосписта уздырса да, улы кечкенә Әмирне тәрбияләргә дә вакыт таба. 15 гыйнаварда “Россия 1” телеканалында “Прямой эфир” тапшыруында Айгөл бу хакта үзе сөйләгән.

“Иң башта миңа яман шеш диагнозы куйдылар. Күкрәкләрдә кечкенә шешләр барлыкка килгән иде, ләкин мин моңа артык игътибар итмәдем, чөнки эшли идем. Соңрак, шешләр күбәйгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Мине хастаханәгә Казанга җибәрделәр. Анда анализлар алдылар. Биопсия инде соң булуын, сөт бизен алдырырга кирәклеген күрсәтте, — дип сөйли Айгөл.

Айгөлнең туганнары юк, үлгәннән соң, улы балалар йортына эләгер, дип курка. Шуңа күрә хатын-кыз Әмир өчен әти-әни табарга булган. Баланың әтисе Айгөлнең йөкле булуын белгәч, аборт ясавын таләп итә, әмма Айгөл каршы чыккач, алар аерылыша.

Хәзер ир яңа гаилә тапкан, алар аның улы белән күрешүен тыя. Әти кеше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыга һәм бу бәйлелектән котыла алмый.

 

Реклама

«ВКонтакте» социаль челтәрдә Айгөлнең төркеме бар. Анда һәркем ярдәм сүзләрен җиткерә һәм Әмиргә әти-әни эзләүдә ярдәм итә ала.

Фото: Айгөл Фазылованың vk.com битеннән

https://tatar-today.ru

  •  

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X