“Яңа ел ностальгиясе” конкурсыбызның чираттагы катнашучысы №7 - Сарманнан Клара Вәлишина

“Һәр яңа елны дулкынланып көтеп алабыз.

Яңа ел алды көннәре – үткәннәрне барлап, киләчәккә яңа планнар кору чоры. Менә әле дә истәлекле вакыйгаларны күз алдыннан кичерәм. Хезмәт юлымның унөч елы редакциядә узды. Бик рәхәт эшләдек коллективта. Бәйрәмнәр дә матур үтә иде. Балалар белән беррәттән зурлар да төрле уеннарда бик теләп катнашалар иде. Әлеге фотолар – редакциядә узган Яңа ел бәйрәме – 1969 елны озатып, 1970 елны каршылау истәлеге. Кызыбыз Резидәнең 2 яшь тә 5 айлык чагы. Кыш бабай – редактор Илгизәр абый Кушаев.
2020 елны да түземсезләнеп көтәбез. Ул безнең өчен истәлекләргә бай булачак. 20 февральдә Илсөяргә 80 яшь тула. Безнең танышуыбыз да 20 февральдә булды, 55 ел элек шул көнне өйләнештек”, - дип уртаклашты безнең белән Сарманнан Клара Вәлишина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: