САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Тимерне – бөгәләр, агачка җан кертәләр Район өлкәннәре республика бәйгесендә җиңү яуладылар

-

 

 

Республикада “Ветераннар – 2024 елда Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар” дигән исем астында республика конкурсы үткәрелде. 

 

Аны җөмһүриятебезнең Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Советы оештырды. Ул республика халыкларының мәдәни мирасын саклау, традицион халык иҗатын популярлаштыру, өлкән буынның социаль активлыгын үстерү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган иде. Бәйге шулай ук республика халыкларының мәдәни мирас нигезләрен тагы да тирәнрәк өйрәнергә, өлкәннәргә иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга, яшьләрне халык мәдәниятен саклау һәм үстерүгә җәлеп итәргә, үз халкыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә дә этәргеч бирде. 

Конкурста 55 (хатын-кызлар) һәм 60 яше тулган (ир-атлар), вакытыннан алда лаеклы ялга чыккан өлкәннәр катнаша алды. Алар үзләренең осталыкларын төрле номинацияләрдә сынап карадылар: бижутерия, аксессуарлар, чигү, агач эшләнмәләр, бәйләү, декоратив флористика, рәсем, фотога төшерү, күн эшләнмәләр, керамика, курчаклар ясау, кисәкләрдән тегү, үрү. 

Сайлап алу туры агымдагы елның 1 январеннән 31 мартка кадәр районнарда үткәрелде. Илүзә Фәррахова, Альфира Хаҗиева, Мансур Әскаров, Миләүшә Даутова, Рәис Кәлимуллин, Нурсинә Шәрәфетдинова, Гөлшат Миңнебаева, Ольга Асанованың эшләре иң яхшысы дип табылды һәм алар II этапка – республика конкурсына җибәрелде. Алар арасыннан өчесе җөмһүриятебез күләмендә дә җиңү яулады һәм алар шушы көннәрдә бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Болар – Рәис Кәлимуллин (декоратив флористика), Нурсинә Шәрәфетдинова (рәсем), Гөлшат Миңнебаева (курчаклар ясау). 

– Тимерне үзеңә буйсындырып, аннан сәнгать эшләнмәләре иҗат итү күңел күтәренкелеге, тормышыма ямь бирә. Хезмәтеңне бәяли белүчеләр белән эшләү дә искиткеч рәхәт. Җиңү миңа канатлар куйды, яңа җиңүләргә рухландырды. Шунысын да әйтәсе килә: эшләрне бәяләгәндә, мәртәбәле жюри аның катлаулылыгына, зәвыклылыгына, оригинальлеккә, милли колоритка өстенлек бирде, – ди Рәис Кәлимуллин. 

Без өлкәннәребезне җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев