САРМАН
  • Рус Тат
  • ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “Сарман” газетасы редакциясе дә үз укучылары арасында “Районыбыз шәхесләре” дигән конкурс игълан итә

    Районыбызның туган якта яки читтә яшәүче һәм район тарихында матур гамәлләре, данлы эшләре белән якты эз калдырган күренекле шәхесләре турында сездән язмалар көтәбез, хөрмәтле газета укучылар!

    Кечкенә, яшь дусларыбыз өчен дә матур башлангычыбыз бар. Алар арасында “Күңелемдә – туган ягым” дигән шигырьләр яки чәчмә әсәрләргә иҗади бәйге үткәрергә булдык. Бәйгеләргә йомгак ел ахырында ясалачак һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне күңелле сюрпризлар көтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: