САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Табигать могҗизалары” күргәзмәсенә рәхим итегез!

Кадерле дуслар!

Халкыбызда “Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер” дигән матур мәкаль бар. Көзге муллыкка ишарә бу. Табигать-Анабыз бик юмарт: ел саен диярлек бакчасында тырышып эшләгән кешегә уңышын мулдан бирә. Базларыбыз бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка нигъмәтләр белән тула. Быел да, елы бик килеп бетмәсә дә, “Бәрәңгебез дә уңды, чөгендер-кишерләр дә бар, җиләк-җимешен дә җитәрлек җыйдык”, - диючеләр шактый. Әле табигать безне мул уңыш белән генә түгел, үзенчәлекле, төрле формадагы яшелчәләр белән дә сөендерә. Әйтик, би-и-ик зур яки бик кү-ү-үп кабаклар, йөрәк формасындагы бәрәңгеләр һәм башкалар белән... Әйдәгез әле, аларны төркемебездә оештырылган “Табигать могҗизалары” дигән күргәзмәгә җыйыйк. Яшелчәләрегезне фотога төшереп, исем-фамилиягезне, яшәгән урыныгызны төркемебезгә яки  электрон почтага юллый аласыз: sarmangazetam11@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев