САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» «Балалар әкият сөйли» дигән акция игълан итә

Яз җитте. Димәк, тиздән бар тереклек тә уяначак, табигать тагын да ямьләнәчәк...

Сүзебезне тереклек белән башлагач, дәвам итик инде. 1 марттан без «Балалар әкият сөйли» дип исемләнгән акция игълан итәргә уйладык. «Кая соң монда тереклек?» дияргә ашыкмагыз. Акциябезне яраткан йорт хайваннарына багышлыйбыз. Алар турында, аңлавыгызча, балалар сөйләячәкләр. Сезгә алар «әкият сөйләгән» моментны (онытмыйбыз, яраткан йорт хайваны турында) видеога яздырырга гына кала. Берничә шартыбыз бар – видеоязманың озынлыгы биш минуттан артмаска, катнашучыларның яше өчтән алып алтыга кадәр булырга тиеш. Видеоларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә дә, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»нә алып килергә дә була.

Реклама

Соңгы шарт – акциядә катнашу түләүле. Шундук «Юк» димәгез, бәясе кыйммәт түгел – нибары илле сум. Җыелган акча җиңүчегә бүләккә тотылачак. Катнашуыгызны көтеп калабыз, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X