САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Сарман” газетасы турында шигырь язу конкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Илсинә Илдарова

"Сарман" гәҗитенә - 90 яшь

Әбиләргә барамын,
«Сарман» гәҗитен аламын,
Район яңалыкларын
Рәттән укып утырамын.
Быел мәктәпкә кергәч,
Укырга да өйрәнгәч,
Шаклар катып утырам,
Гәҗиткә 90 тулган!
Төрле-төрле язмалар
Гәҗитләрдә басыла.
«Сарман» гәҗите тарихы
Гасырларга сузыла.
«Сарман» гәҗите битендә
Бәйгеләр дә күп үтә.
Япь-яшь дусларын да ул
Үзенә җәлеп итә.
Бик тә мөhим язмалар
«Сарман»нан бит алына,
Истәлеккә сакларга
Сандык төбенә салына.
Бар “Сарман”да язмалар
Зиннур бабай турында,
Рәмилә апамның да
Уңышлары хакында.
Минем дә шигырьләрем
Басылсалар «Сарман»да,
90 еллык уңаеннан
Бик шәп истәлек була.

Илсинә Илдарова, Сарман гимназиясенең 1 “В” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев