САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Розалия Могыйнова экологик проектка беренче булып кушылды +ВИДЕО

“Районыбыз табигатенең гүзәллегенә бергәләп сокланыйк” экологик проектына старт бирелүе хакында без инде хәбәр иткән идек. Анда беренче катнашучыбыз бар.

Сарман авылында яшәүче Розалия Могыйнова җибәргән фотолар-видеоларны сезгә дә тәкъдим итәбез, дуслар.
- Чәчәкләр яратам, гомумән, матурлык яратам мин, - ди Розалия.
Моннан берничә ел элек әнисе Рәйхана апа матбугат үзәге оештырган “Иң зәвыклы бакча” конкурсында да катнашкан иде. Энесе Айрат та үз куллары белән матурлык тудыра. Шулай булгач, гүзәллекне күңел аша тою сәләте Шамиловларга нәселдән килә.
Чыннан да, үзебезнең тирә-якта да матур табигатьле, гүзәл җирләр бик күп. Аны бары тик күрә һәм тоя белергә генә кирәк. Бигрәк тә - табигатьнең уянган, яшеллеккә күмелгән нәкъ менә хәзерге вакытында.
Хөрмәтле дуслар, һәркем табигатьтә булырга ярата. Күңелле мизгелләрне тарихка кертеп, хәзер барыбыз да ял иткән, барып күргән урыннарны фотосүрәткә төшерүне гадәткә кертеп барабыз. Әйдәгез, туган җиребезнең гүзәл почмакларын бергәләп барлыйк.
Әлеге язма астына комментарийларда, я булмаса, безнең электрон адреска (sarmangazetam11@mail.ru) үзегезнең фоторәсемнәрегезне юллагыз. Иң матурларын газета битләрендә дә бастырып барачакбыз.
Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев