САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Районда террорчылыкка каршы язмалар конкурсы игълан ителде

Муниципаль район башлыгы боерыгы белән, массакүләм басма матбугат чараларында террорга каршы темага иң яхшы материалга “Сарман муниципаль районы – террорчылыкка каршы” дип исемләнгән конкурс игълан ителде.

Конкурста физик затлар, шул исәптән укучы балалар, юридик затлар, иҗтимагый оешмалар катнаша алалар. Материаллар террорчылыкның ил иминлегенә нинди куркыныч тудыруын, террорчылыкның җәелүен профилактикалауны ачып салырга тиеш. Язмалар Сарман мәгълүмат –мөхәррият үзәгендә (Сарман авылы, Ленин урамы, 17нче  йорт) 16 октябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юлларга да була. Конкурска нәтиҗә 1 ноябрьгә кадәр ясалачак, лауреатларга истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев