САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Лилия» балалар бакчасында «Гаиләгә-төп юл!» исемле гаиләләр арасында бәйге уткәрелде

Киемнәрдә яктырткыч элементлар куллану көз, кыш айларында бигрәк тә актуаль, чөнки тәүлекнең якты вакыты көннән-көн кими, юлларда күз күреме дә начарлана.

Бу теманы популярлаштыру максатыннан күп төрле профилактик чаралар уздырыла. 20 ноябрь көнне район узәгенең «Лилия» балалар бакчасында «Гаиләгә-төп юл!» исемле гаиләләр арасында бәйге уткәрелде. Бәйгедә 4 гаилә катнашты: Вәлиәхмәтовлар, Гилязовлар, Ташниязовлар һәм Миннегалиевләр. Гаиләләр 8 төрле сынау үттеләр. Бәйге «Яктырак бул, күренеп тор!» девизы астында үтте. Визит карточкасы, балалар өчен конкурслар, кроссворд чишу, сүз төзү кебек ярышлар кызыклы, мавыктыргыч формада узды. Ә иң кызыклысы гаиләләр яктырткыч элементлар кулланып көндәлек киемнәрне бизәргә тиеш иде. Гаиләләр алдан эзерләнгән киемнәр белән әти-әниләр һәм балалар каршында дефиле күрсәттеләр. Миннегалиевләрнең самокатта да яктырткыч фонарьлар урнаштыруы, Вәлиәхмәтовларның кышкы, уңайлы киемнәрдә зәвык белән яктырткыч элементлар куллануы аеруча игътибарга лаек булды. Нәтиҗәдә «Иң тату гаилә” исеме Ташниязовларга, «Ин музыкаль гаилә Вәлиәхмәтовларга, «Ин креатив гаилэ» Гилязовларга, һәм «Иң күркәм гаилә» исеменә Миннегалиевләр гаиләсе лаек булды.

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең

Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе җитәкчесе

Алсу Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев