САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“КабакШОУ” кысаларында уздырыла торган “Кабак пеш, авызга төш!” бәйгесенең дүртенче катнашучысы

Сарман «Сандугач» балалар бакчасының 1нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Могыйнова Арина әбисе Розалия белән бик тәмле кабак пирогы пешергәннәр.

Кабак пирогы

Ингредиентлар

Эремчек катламына кирәк була:

  • Эремчек 400гр
  • Каймак 100гр
  • Йомырка 2 данә
  • Он 3-4 олы калак 
  • Шикәр комы 100-150гр

Кабак катламына кирэк була:

  • Кабак 500гр
  • Йомырка 2 данә
  • Шикәр комы 100-130гр
  • Он 3-4 олы калак
  • Әфлисун/лимон (цедра)


1. Эремчек катламындагы бөтен ингредиентларны бергә салып, блендер белән болгатабыз, сыегырак булса, яңадан әз генә он өстибез.

2. Кабакны турыйбыз, духовкага куеп, йомшарганчыга кадәр пешерәбез. Пешеп чыккач, савытка салып, блендер белән пюре ясыйбыз. Шушы пюрега кабак катламындагы ингредиентларны салып, бөтенесен бергә болгатабыз.

Җәенкерәк табага килеп чыккан массаларны чиратлаштырып салабыз. Газ мичендә 180 градуста 45-50 минут пешерәбез.

Пешеп чыккач, бераз суытып, табынга бирәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев