САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“КабакШОУ” кысаларында уздырыла торган “Кабак (һәм) каләм” бәйгесенең чираттагы катнашучысы

“КабакШОУ” кысаларында уздырыла торган “Кабак (һәм) каләм” бәйгесенең чираттагы катнашучысы - «Кояшкай» балалар бакчасының тәрбиячесе Гыйлфанова Ландыш Раиф кызы.

«Гаҗәеп кабак»
Быел безнең бакчада
Гаҗәеп кабак үскән.
Кояш кебек сары булган
Әйтерсең күктән тошкән.
Җәй буе сулар сипкәч,
Кояшыда кыздыргач
Тазарган ул, кабарган,
Түгәрәк матур булган.
Кабак бит ул туклыклы,
Бик тәмле һәм файдалы.
Витаминнарга бик бай,
Ашарга кирәк аны, болай.
Кыздырыйк та, кайнатыйк,
Бәлешендә пешерик.
Боткаларга да кушыйк,
Өстәлләрдән төшермик.
Орлыкларын алыгыз,
Рәхәтләнеп ашагыз.
Файдасы күп белегез,
Кабаклар үстерегез!
Кабакны зурлап мактыйм,
Аны көн саен ашыйм.
Кабак пеш, өзелеп төш
Ныклы булсын безнең көч.
Иренми утыртсагыз,
Кабак ашап торсагыз.
Сәламәт була тәннәр
Сөенеп яшәр кешеләр.

Гыйлфанова Ландыш Раиф кызы.

19.09.2023

Сүрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев