Кабак пешә, авызга төшә №1
22 сентябрьдә үткәреләчәк «КабакШОУ» кысаларында уздырыла торган «Кабак пеш — авызга төш!» бәйгесенең беренче катнашучысы — Гөлназ Шәрипова.
Ул кабак белән татарча мантый пешерергә ярата һәм рецептын төркемдәшләр белән дә уртаклаша.
— Моның өчен башта эчлек әзерлибез. 700 гр сыер яки тана итен, 600 гр бәрәңгене, 200-300 гр кабакны, 300 гр суганны вак кына шакмаклап турыйбыз. Кабак мантыйга үзенчәлекле тәм бирә, аны сусыл һәм тәмле итә. Шулай ук тәменчә кара борыч, зира, куркума кебек тәмләткечләр кушабыз һәм болгатабыз. Артык суы аксын өчен, дуршлагка куеп алабыз. Камыр әзерлибез. 3 стакан он, 1 йомырка, бер чеметем тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан кайнап торган су алабыз. Йомырканы он һәм тоз белән болгатабыз һәм кайнар су кушып, камыр басабыз. Аны юка итеп җәябез, эчлек салып, мантыйлар ясыйбыз. Әгәр ит корырак була икән, эчлеккә ак май кушарга кирәк. Мантыйларны мантый пешерә торган кәстрүлдә 45 минут пешерәбез. Табынга биргәндә, сөт өсте яки соус һәм яшел тәмләткечләр белән бирәбез. Болай аеруча тәмле була, — ди Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев